10 декабрь 2016 яңалыклары
-
Коточкыч юл һәлакәтендә 3 кешенең гомере өзелгән (+фото)
Кичә 16:12дә 112 коткару хезмәтенә М7 трассасының Мамадыш районындагы өлешендә юл һәлакәте булуы турындагы хәбәр килеп ирешә. Зона эзләү-коткару хезмәткәрләре тиз арада фаҗига булган урынга килеп җитәләр. М7 трассасының 938нче километрында "Лада Приора" авыр йөк машинасы белән бәрелешкәнлеге ачыклана. Һәлакәт нәтиҗәсендә, җиңел машинадагы 3 кешенең гомере өзелә, ә 32 яшьлек...
-
Ильвина: “Ирем белән матур гына аерылыштык”
Матур җырчы Ильвина ТМТВ каналының "ШоуБез" тапшыруы эфирында үзенең ире белән аерылуы турында серен ачты. "Ирегез белән торасызмы?" дигән сорауны Ильвина соңгы арада бик еш ишеткән икән. ТМТВ хәбәрчесенә ул болай диде: - Без ирем белән ир белән хатын буларак аерылдык. Ләкин безнең балабыз бар. Без аны тәрбиялибез. Ул безнең...
-
Кем бәхетлерәк?
-Гөлхәбирә, дөресен әйт, син бу тормышта бәхетлеме? Ничек инде шуны белмәскә?! Ирең ел саен диңгез буена җибәрә, машинаңны алыштырып тора, алмаган киемең калмады, суыткычың төрле тәмле ризык белән шыгрым тулы. Бер уйласаң, синнән дә бәхетлерәк хатын-кыз бармы икән бу дөньяда? Алтын кибетендә иреңнән берәр әйбер сораганда син һәрчак, "минем бәхетле...
-
Янил мәктәбе яңалыклары
Әниләр көне уңаеннан "Ана назы - җирдә ул мәңгелек" дигән кичә уздырылды. Анда әниләребез хөрмәтенә җылы сүзләр, матур шигырьләр, моңлы җырлар яңгырады, чәй табыны әзерләнде. *** Соңгы елларда мәктәбебез укучылары спортның милли көрәш төрен дә үз иттеләр. 6 сыйныф укучысы Салават Галиуллин, 7 сыйныф укучылары Рүзәл Тимергалиев, Инсаф Гыйльметдиновлар һәр...
-
Тарту көче
Әтиемнең апасы әйтә торган иде: "Читкә кияүгә чыгып бала тапканнан соң, хатын-кыз шул якларга күңеле белән берегә, туган җирен артык юксынмый. Ә ирләр алай түгел..." Әтием Галимҗан да, Кукмараны үз итүенә карамастан, туган авылын һәрчак сагынып яшәде. Ничәмә-ничә мәртәбә күченеп китәргә талпынды, әнием белән икесе, күп тапкырлар барып, шул яклардан...
-
Мошенникка кәҗә түгел, акча кирәк
Бер танышыбызның соравы буенча Интернет челтәренә, бәясен һәм кәрәзле телефон номерын күрсәтеп, бәтиләре белән кәҗә сатылу хакында хәбәр "элгән" идек. Әмма кәҗә хуҗасы аздан гына мошенниклар кармагына эләкми калды. Баксаң, кырыгалдарлар вак-төяк белдерүләрне дә читләп узмый икән! -Кичке якта кәрәзле телефоным шалтырады. Таныш түгел номер булгач, иң элек алыргамы-алмаскамы дип...
-
Фирдүс Тямаев «Татар җыры»на блат буенча кермәгән
Популяр җырчы Фирдүс Тямаев беренче тапкыр «Алтын барс» премиясен 2012 елда алган. Бу бүләкне алу тантанасына ул иң мөхтәрәм тамашачысын - авылдан килгән әнисен дә чакырган. «Билетны үзем сатып алдым, по блату түгел», - дип сөйләде Фирдүс. Җырчы әлеге хатирәләре белән бүген узган матбугат конференциясендә уртаклашты. 17 декабрь көнне «Пирамида»да...
-
Кукмаралыларны 12 декабрьдә прокуратура чакыра
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне уңаеннан 12 декабрьдә район прокуратурасында 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр халыкны кабул итү үткәрелә. Прокуратураның адресы: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 40. 2-65-51 телефоны аша алдан язылырга мөмкин.
-
Кукмаралыларны кыш салкыны, бураны белән сыный
Берничә көн элек төньяктан очып килгән бүрекле урман чыпчыклары редакция каршындагы агачларны сырып алды. Бу кошлар үзләре белән кышны алып килә дип, борынгылар белми әйтмәгәндер. Күп тә үтмәде, ишелеп-ишелеп кар ява башлады. Төне буе улаган бураннан соң, җир йөзе ап-ак кар диңгезенә әверелде. Шаярырга ярата да соң Кыш бабай: өй...
-
Эчеп үлеп, кабат терелгән һәм тагын эчәргә киткән
Бу гаҗәп хәл Польша республикасының Каменна-Гура шәһәрендә була. Үзе яшәгән шәһәр барында эчә-эчә лаякыл исергән 25 яшьлек берәү урамга чыга да кинәттән карга егыла. Ашыгыч ярдәм машинасы белән килгән медиклар аның йөрәге туктаганын теркиләр. Реанимация дә файда бирмәгәч, инфаркттан үлгән егетнең гәүдәсен морг суыткычына куялар. Бинада кизү торган сакчы берникадәр...
-
Игътибар! Кукмаралылар өчен мөһим белдерү
Бөек Ватан сугышы чорында Казан каймасында окоплар казуда катнашкан райондашларыбызның 2-60-73 телефоны аша район Башкарма комитетының архив бүлегенә хәбәр итүләре сорала.
-
Кукмара районында егерме ике ремонтлау мастерское һәм авыл хуҗалыгы машиналарын көйләү цехы бар
"Урал" хуҗалыгында үткәрелгән зона семинар-киңәшмәсе киләсе елгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган иде. Чарада алты районнан килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизация бүлеге консультантлары, баш инженерлар, Дәүләт-техника күзәтчелеге инспекторлары, сервис хезмәткәрләре, рәсми дилерлар катнашты. Киңәшмәдә сүз районнарның техника белән тәэмин ителеше, машина-трактор ремонтлау цехларында эш барышы турында барды. Районда...