Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янил мәктәбе яңалыклары

Әниләр көне уңаеннан "Ана назы - җирдә ул мәңгелек" дигән кичә уздырылды. Анда әниләребез хөрмәтенә җылы сүзләр, матур шигырьләр, моңлы җырлар яңгырады, чәй табыны әзерләнде. *** Соңгы елларда мәктәбебез укучылары спортның милли көрәш төрен дә үз иттеләр. 6 сыйныф укучысы Салават Галиуллин, 7 сыйныф укучылары Рүзәл Тимергалиев, Инсаф Гыйльметдиновлар һәр...

Әниләр көне уңаеннан "Ана назы - җирдә ул мәңгелек" дигән кичә уздырылды. Анда әниләребез хөрмәтенә җылы сүзләр, матур шигырьләр, моңлы җырлар яңгырады, чәй табыны әзерләнде.

***

Соңгы елларда мәктәбебез укучылары спортның милли көрәш төрен дә үз иттеләр. 6 сыйныф укучысы Салават Галиуллин, 7 сыйныф укучылары Рүзәл Тимергалиев, Инсаф Гыйльметдиновлар һәр ярыштан призлы урын, медаль белән кайталар.

***

Мәктәпнең балалар оешмасына авылдашыбыз, балалар шагыйре, язучы Рәшит Бәшәр исеме бирелде.

***

Нократ Аланы шәһәрендә үткәрелгән "Россиянең күптөсле салават күпере" регионара милли мәдәният фестивалендә "Җәүһәр" бию төркеме 2 урын алды.

***

Көзге шәфкатьлелек ае кысаларында мәктәбебез территориясенә алмагач үсентеләре утыртылды. Алмагачларны укытучыларыбыз үзләреннән мәктәпкә истәлек буларак сатып алдылар. Укучылар белән бергәләп чокыр казып, тирес һәм су ташып, яхшы теләкләрне теләп утыртылган алмагачлар шаулап үсеп китсеннәр һәм озак еллар үзләренең тәмледән тәмле алмалары белән укучыларны сөендерсеннәр иде.

***

Югары сыйныф укучылары үзебезнең җирлек өчен мөһим саналган һөнәрләр белән танышу максатыннан, Кукмара аграр көллиятендә, Вахитов исемендәге хуҗалыкның төрле тармакларында экскурсиядә булып кайттылар.

***

Талантлы укучыларны ачыклау һәм үстерү, аерым фәннәргә карата кызыксыну уяту максатыннан, район мәктәптән тыш эшләр үзәге танылган, данлыклы укытучыларны хөрмәтләп олимпиадалар үткәрә. Мәктәбебез укучылары физика һәм биолоиядән - беренче, тарих һәм рус теленнән икенче урыннарны алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев