Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаев «Татар җыры»на блат буенча кермәгән

Популяр җырчы Фирдүс Тямаев беренче тапкыр «Алтын барс» премиясен 2012 елда алган. Бу бүләкне алу тантанасына ул иң мөхтәрәм тамашачысын - авылдан килгән әнисен дә чакырган. «Билетны үзем сатып алдым, по блату түгел», - дип сөйләде Фирдүс. Җырчы әлеге хатирәләре белән бүген узган матбугат конференциясендә уртаклашты. 17 декабрь көнне «Пирамида»да...

Популяр җырчы Фирдүс Тямаев беренче тапкыр «Алтын барс» премиясен 2012 елда алган. Бу бүләкне алу тантанасына ул иң мөхтәрәм тамашачысын - авылдан килгән әнисен дә чакырган. «Билетны үзем сатып алдым, по блату түгел», - дип сөйләде Фирдүс.

Җырчы әлеге хатирәләре белән бүген узган матбугат конференциясендә уртаклашты. 17 декабрь көнне «Пирамида»да узачак «Татар җыры» фестиваленә багышланган әлеге чарада шулай ук Хәния Фәрхи, Артур-Марат дуэты, Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов кебек җырчылар да бар иде. Очрашу 2 сәгатькә якын дәвам итте. Конференция тәмамлангач журналистларны өчпочмак, чәк-чәк кебек тәмле ризыклар белән сыйладалыр. «Артистлар.ру» хәбәрчесе аеруча хуш исле каһвәдән мәмнүн калды.

чыганак: http://artistlar.ru/firdus-tyamaev-tatar-jyryna-po-blatu-k/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев