Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мошенникка кәҗә түгел, акча кирәк

Бер танышыбызның соравы буенча Интернет челтәренә, бәясен һәм кәрәзле телефон номерын күрсәтеп, бәтиләре белән кәҗә сатылу хакында хәбәр "элгән" идек. Әмма кәҗә хуҗасы аздан гына мошенниклар кармагына эләкми калды. Баксаң, кырыгалдарлар вак-төяк белдерүләрне дә читләп узмый икән! -Кичке якта кәрәзле телефоным шалтырады. Таныш түгел номер булгач, иң элек алыргамы-алмаскамы дип...

Бер танышыбызның соравы буенча Интернет челтәренә, бәясен һәм кәрәзле телефон номерын күрсәтеп, бәтиләре белән кәҗә сатылу хакында хәбәр "элгән" идек. Әмма кәҗә хуҗасы аздан гына мошенниклар кармагына эләкми калды. Баксаң, кырыгалдарлар вак-төяк белдерүләрне дә читләп узмый икән!

-Кичке якта кәрәзле телефоным шалтырады. Таныш түгел номер булгач, иң элек алыргамы-алмаскамы дип икеләнеп тордым әле. Аннары кәҗә кирәк кеше түгелме икән дигән уй килде дә, җавап бирергә булдым, - ди Кукмарада яшәүче Нәфисә апа (исеме үзгәртелде.- авт.). - Минем белән бер хатын-кыз бик мөлаем гына сөйләште, сөтле кәҗә эзләвен әйтте. Әмма, кызганычка каршы, ул хәзерге вакытта Новосибирск өлкәсендә командировкада, шуның өчен үзе килә алмый, безнең өйгә башка кешеләрне җибәрә икән. Акча күчерү өчен банк карточкасының номерын сорады. Пенсияне хат ташучы өйгә китереп бирә бит, минем андый карточкам юк, дигәч, яңа "танышым" үпкәләде булса кирәк, тиз генә телефон трубкасын куйды да, башка шалтыратмады...

Ә менә Лубянда яшәүче ханымның банк картасы була шул. Үзенең беркатлылыгы аркасында быелның октябрь аенда 5050 сум акчасыннан колак кага ул.

-Әлеге апа Лубянда үз йорты белән яши, хуҗалыгында сыер һәм бозау асрый, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. - 20 октябрьдә аның кызы Интернеттагы сайтларның берсенә "Сыер сатыла" дигән белдерү урнаштыра. Икенче көнне үк көндезге сәгать уннарда бу апаның телефонына бер ир кеше шалтырата, үзен Байлар Сабасыннан дип таныштыра, татар һәм рус телләрендә сөйләшә, кайда яшәве белән кызыксына. Мин килгәнче сатып җибәрүегез бар, шуның өчен биш мең сум акчаны алдан сезнең банк карточкагызга күчерер идем, ди. Матур итеп сөйләшкән ир кешенең тәмле теленә ышанган ханым үзенең исем-фамилиясен, "Сбербанк" картасының мәгълүматларын: карта номеры, иминлек коды һәм аның гамәлдәге вакытын телефон аша әйтеп яздыра. Карак акчаны инде хәзер үк күчерүен, ә калган сумманы сыерны алырга килгәч тапшырачагын белдерә. Әмма ике арадагы сөйләшүдән соң берникадәр вакыт узуга, түбәндәге эчтәлектәге СМС-хәбәр килә: "Сезнең картадан 5050 сумга сатып-алу башкарылган". Кырыгалдар исә эзсез югала. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды. Мошенникны эзләү эшләре бара.

Алдау юлы белән акча үзләштерүчеләрне юктан гына психологлар белән тиңләмиләрдер. Шулкадәр матур, итәгатьле, синең күңелеңә үтеп керерлек итеп сөйләшә бит алар! Шуның өчен телефон трубкасын алып, бер генә сүз әйтүгә үк ышанычны яулап алалар. Лубянда гомер кичерүче бу апа да мошенниклар хакында хәбәрдар була: халык белән очрашу вакытында район эчке эшләр бүлеге начальнигының ул хакта сөйләгәнен, участок инспекторының кисәтүләрен дә бик яхшы хәтерли. Әмма... эш узган шул инде. Хәзер, бәлки, акчаларны табарлар, угрының эзенә төшә алырлар, дип өметләнәсе, чыгасы акча булгандыр, дип үз-үзеңне тынычландырасы гына кала.

Быел районда кырыгалдарлар кармагына 20дән артык кеше эләккән, бер миллион сумга якын зыян килгән. Полициянең дознание бүлегендә - 14, ә тикшерү бүлекчәсе тарафыннан 5 җинаять эше ачылган. Мошенникларның берсе дә кукмаралылар түгел, күбесе Самара, Оренбург, Башкортостан якларыннан икән.

-Алар кәрәзле телефонга тоташтырылган "Мобиль банк" аша да бик җайлы гына эш итәләр. Вируслы программа банк картасы булган кешеләрнең телефоннарын зарарлаганлыктан, зыян күрүче акчалары югалуын хәтта белми дә кала. Чөнки әлеге программа банктан җибәрелгән барлык СМС-хәбәрләрне юкка чыгара, - ди полициянең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Илгиз Әхәтов. - "Банк картагыз блокировкаланды. Түбәндәге номерга шалтыратыгыз" дигән СМС алучылар исә терминалга баралар да, үзләре үк акчаларын мошенникларга юллыйлар. Кукмарада быел шундый бер очрак булды. Кулында ике банк картасы булган ир-егет хәтта берсеннән генә түгел, икенче картасыннан да акчаларын чит кешеләргә күчерде дә куйды.

*Интернет-сайтларга урнаштырылган белдерүләр өчен беркайчан да алдан түләү башкарырга, кәрәзле телефонга килгән шикле сылтамаларга керергә ЯРАМЫЙ!

*Үзләрен социаль хезмәткәр, табиб, полиция хезмәткәре дип таныштыручыларның документларын сорагыз!

*Соңгы вакытта чегәннәр тарафыннан кылынган җинаятьләр саны артты. Киләчәк тормышыңны әйтү, кием-салым сату һәм башка сылтау белән өегезгә керергә теләгән әлеге милләт вәкилләре белән аралашканда шулай ук сак булыгыз. Участок инспекторына яисә полициянең дежур частенә хәбәр итегез.

*Якын кешегез бәлага тарыды, акча кирәк, дип шалтыратсалар, мәгълүматның дөреслеген тикшерегез, полиция белән элемтәгә керегез!

*"Саклык банкы" СМС-хәбәрләрне бары тик 900 номерыннан гына юллый, клиентларга исеме, әтисенең исеме белән мөрәҗәгать итә. "Саклык банкы" исеменнән килгән СМС-хәбәрдә банк картасының соңгы саннары күрсәтелә. Моны мошенниклар эшли алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев