Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралыларны кыш салкыны, бураны белән сыный

Берничә көн элек төньяктан очып килгән бүрекле урман чыпчыклары редакция каршындагы агачларны сырып алды. Бу кошлар үзләре белән кышны алып килә дип, борынгылар белми әйтмәгәндер. Күп тә үтмәде, ишелеп-ишелеп кар ява башлады. Төне буе улаган бураннан соң, җир йөзе ап-ак кар диңгезенә әверелде. Шаярырга ярата да соң Кыш бабай: өй...

Берничә көн элек төньяктан очып килгән бүрекле урман чыпчыклары редакция каршындагы агачларны сырып алды. Бу кошлар үзләре белән кышны алып килә дип, борынгылар белми әйтмәгәндер. Күп тә үтмәде, ишелеп-ишелеп кар ява башлады. Төне буе улаган бураннан соң, җир йөзе ап-ак кар диңгезенә әверелде. Шаярырга ярата да соң Кыш бабай: өй ишеген тышкы яктан кар көрте белән терәтеп куйган. Кешеләрне, җылы өйләреннән чыгып, кулларына көрәк-себеркеләр алырга да мәҗбүр итте. Тын авыл урамнарына җан керде: күрше-тирә гәпләшә-гәпләшә капка төпләрен көрәргә кереште. Буыннарны язып җибәрү өчен менә дигән физик күнегү бит ул. Быел яуган кар бигрәк тә сөендерде: ноябрь аенда тоташ бозлавыкка әйләнеп интектергән җир өслеге, ниһаять, курыкмыйча атларлык хәлгә килде. Моңарчы "Чиста шәһәр" оешмасы хезмәткәрләре тарафыннан поселок урамнарына 75 тонна комлы-тозлы катнашма сибелгән. Бүгенге көнгә инде 893 тонна кар чыгарырга өлгергәннәр. Поселокны кардан арындыруда 16 техника эшли икән.

Өстәмә мәшәкатьләр тудыруга карамастан, кыш - гаҗәеп матур ел фасылы. Тылсымлы рәссам диярсең: табигатьнең йөзен һәрдаим үзгәртеп тора. Тәрәзәләргә искитмәле бизәкләр ясый, түбәләргә ак эшләпәләр кидертеп куя, чыршыларны ак тун белән төрә, агачларны, электр чыбыкларын ап-ак сыкы, бәс белән сарып ала. Ут яктысында җемелдәп биешкән кар бөртекләрен кем генә сокланмыйча күзәтми икән!

-Декабрьдә тугангамы, кышны бик яратам, - ди авылдашым Сәрия. - Һавасы шундый саф, бернинди тузан юк, сулышлар иркенәеп китә. Киемнәр авыр булса да, "коры" салкын көннәрдә гәүдәмдә җиңеллек тоям.

-Мин дә яратам кышны. Салкын тидереп авырмаган чакларымда, - дим, туңган борынымны бияләем белән каплап.

Тәрәзәләрдә балкыган утларга карап, авыл буйлап атлыйм. Өйләрдә җылы, якты. Бакча уңышлары базга кергән, сугымга дип симерткән маллар туңдыргычларга кышлык ит булып урнаштырылган. Шөкер, халык җитеш тормыш белән керде кышка. Ә бер күршеләремә кыш шатлыклы вакыйга алып килгән: оныклары туган. Исемен Ясминә дип кушарга булганнар. Бик матур, үзебезнең татар исеме.

Кар исә ява да, ява. Көзге сагыштан корыган үләннәр өстенә ята, үткән җәй турындагы истәлекләрне күмә. Салкын ак җәймә өстендә тырпаешкан коры сабаклар: "Без бит әле кайчан гына күз явын алырдай чәчәкләр идек. Өстебездә аллы-гөлле күбәләкләр бөтерелә, безгә барысы да соклана, безне яраталар иде", - диешәләр кебек. Кар бөртекләре аларга ышанмыйлар: "Булмас, юкны сөйләмәгез, йоклагыз, сезгә йокыга талыр вакыт", - диләр сыман. Корыган үләннәр, үпкәләгәндәй, әкрен җилдә кыштырдап куялар. Үткән гомерләрен кызганып уфтаналар, күрәсең. Ә кар ява. Без йөргән сукмакларны каплый, без салган эзләрне күмә. Икмәк ява ул күктән, киләсе ел уңышы әйбәт булыр, дигән әби-бабайларыбыз.

Берзаман яз килер. Җир өсте кардан әрчелер. Корыган үләннәр арасыннан яшьләре, яңалары үсеп чыгар. Яңа юллар, яңа эзләр салыныр. Тормыш әнә шулай әйләнә буенча дәвам итәр.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев