Кукмара районында егерме ике ремонтлау мастерское һәм авыл хуҗалыгы машиналарын көйләү цехы бар
"Урал" хуҗалыгында үткәрелгән зона семинар-киңәшмәсе киләсе елгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган иде. Чарада алты районнан килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизация бүлеге консультантлары, баш инженерлар, Дәүләт-техника күзәтчелеге инспекторлары, сервис хезмәткәрләре, рәсми дилерлар катнашты. Киңәшмәдә сүз районнарның техника белән тәэмин ителеше, машина-трактор ремонтлау цехларында эш барышы турында барды. Районда...
"Урал" хуҗалыгында үткәрелгән зона семинар-киңәшмәсе киләсе елгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган иде. Чарада алты районнан килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизация бүлеге консультантлары, баш инженерлар, Дәүләт-техника күзәтчелеге инспекторлары, сервис хезмәткәрләре, рәсми дилерлар катнашты. Киңәшмәдә сүз районнарның техника белән тәэмин ителеше, машина-трактор ремонтлау цехларында эш барышы турында барды.
Районда барлыгы 90 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре бар, шуның 78 мең гектарын сөрүлекләр алып тора. Әлеге мәйданда кыр эшләрен башкару өчен эштән бушаган техникаларны төзәтеп-чистартып киләсе елга әзерләү бүгенге көндә бурыч булып тора.
- Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан махсус комиссия районның сигез хуҗалыгында техниканы саклауга куюның торышын тикшергән иде. Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" хуҗалыкларында, "Әсәнбаш" агрофирмасында бу эш югары бәяләнде. Әлеге хуҗалыклар терлек азыгы хәзерләүче, ашлык суктыручы барлык кыйммәтле комбайннарны ябулы урыннарга куюга ирешә алдылар, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге консультанты Радик Саттаров. - Башка хуҗалыкларда да бу юнәлештә эш начар башкарылды дип әйтеп булмый, бары тик тиешле шартларга туры китереп үтәмәүчеләр бар.
Районда барлыгы егерме ике ремонтлау мастерское һәм авыл хуҗалыгы машиналарын көйләү цехы бар. Җитмеш сигез кешедән торган егерме сигез звено төзелгән. Бүгенге көндә барысында да ремонт эшләре бара. Вахитов исемендәге хуҗалыкта, аның "Лельвиж" бүлекчәсендә, "Урал", "Восток", "Лесной" хуҗалыкларында эш өчен яхшы шартлар тудырылган. Яңа елга кадәр районда тырма, культиватор ремонтын тәмамлау бурыч итеп куелды. Бүгенге көндә исә тырмаларның - 92, культиваторларның - 55, чәчкечләрнең 35 проценты төзекләндерелде.
"Урал" хуҗалыгында ремонт эшләре тулы куәткә бара. Хуҗалыкның 8500 гектар сөрүлек җирләре булып, кыр эшләрендә 79 трактор, 30 йөк машинасы, 12 КамАЗ, 9 бөртеклеләрне суктыру, 3 терлек азыгы хәзерләү комбайннары катнаша. Хәзерге вакытта ураллылар тракторлар ремонты белән мәшгуль. Тагылма агрегатларны төзекләндерү ахырына якынлаша, диделәр.
Күшектергеч суыктан мастерскойларга кергәч, биредә хезмәткәрләр өчен барлык шартлар тудырылганына тагын бер кат инанасың: җылы, якты, уңайлы. Барлык ремонтлау биналары да газ котеллары ярдәмендә җылытыла. Энергия саклагыч лампочкалар да өч тапкыр катырак яктырта, диделәр.
-Соңгы елларда машина-трактор паркында шактый эшләр башкарылды, яңа техникалар алынды. Ике миллион сумга төшкән ремонтлау мастерское төзелде. Соңгы ун айда гына да ун миллион ярым сумлык запас частьлар кайтты, - диде хуҗалыкның баш инженеры Мәгъфүр Гаязов.
Биредә авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау өчен бригадалар төзелгән, ә механизаторлар үз техникаларын үзләре төзекләндерә икән.
-Мин ындыр табагында эшлим һәм хәзерге вакытта үзебезнең җиһазларны ремонтлау белән мәшгульбез, - ди Минегали абый Гатауллин. - Яхшы шартларда эшлибез. Запас частьларга да кытлык юк, ремонт өчен нәрсә кирәк, тиз арада алып кайтып бирәләр.
Бүгенге көндә утыз ике берәмлек техниканың төрле хуҗалык эшләрен башкаруын да билгеләп китте баш инженер: "Кырларга тирес чыгарабыз, ашлама ташыйбыз. Бүгенге көндә 1300 тоннага якын ашлама алып кайтып куйдык", - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев