9 март 2017 яңалыклары
-
«Татфондбанк» клиентлары булган эшмәкәрләргә ташламалы лизинг программасы эшләде
Татарстан Республикасы Татфондбанк клиентлары - юридик затлар өчен - «Льготалы лизинг» программасы проектын эшләгән. Икътисад министрлыгы вәкилләре сүзләренчә, әлеге программа кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Программа проекты нигезендә теләсә кайсы төрдәге мөлкәт өчен еллык 8 процент белән 5 елга кадәр вакытка финанс арендасы каралган. Шулай ук түләүләрне...
-
Күппрофильле лицейда семинар-киңәшмә үтте (фото)
Күппрофильле лицейда район башлыгы Сергей Димитриев катнашында "Социаль челтәрләрдә балаларны зыянлы мәгълүматлардан саклау" дигән темага семинар-киңәшмә узды. Семинар-киңәшмәгә мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, психологлар чакырылган иде. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Розалия Галиева, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, прокурор Ришат Шакиров, Кукмара беренче гимназиясе, Олыяз, кичке мәктәп директорлары...
-
Кәчимир клубы гармун моңнарына күмелде (фото)
Халыкара хатын-кызлар көне унаеннан Кәчимир авылы клубында "Уйнагыз, гармуннар" кичәсе уткәрелде. Бәйрәмдә авылның хөрмәтле гармунчылары катнашты. Кичә жыр һәм биюләр белән үрелеп барды, дип яза "Наш Кукмор".
-
Кукмарада “Кыш озату” бәйрәме узачак
11 мартта поселокның Җиңү паркы каршындагы мәйданда "Кыш озату" бәйрәме үткәрелә. Программада: авыл хуҗалыгы ярминкәсе (сәгать 8.00), спорт уеннары, концерт, сыерчык оялары конкурсы. Башлана 10.00 сәгатьтә.
-
Путин киләсе елда табибларның хезмәт хакы артачагына ышаныч белдерде
Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Хөкүмәте 2018 елга табибларның хезмәт хакын төбәк буенча уртача алганда 200 процентка кадәр күтәрә алыр дигән ышаныч белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. «2018 елда табибларның хезмәт хакы күләме төбәк буенча уртача алганда - 200, ә кече һәм урта персоналның 100 процент булырга...
-
Кукмарада булган янгын турында тулырак мәгълүмат
7 мартта, кичке сәгать 20.42дә поселокның Насыйбуллин урамындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыгу хакында хәбәр иткән идек. Кукмара янгын-коткару частеннән алынган мәгълүматларга караганда, янгын чыккан хуҗалыкның өй, мунча, верандасы кара күмергә әйләнә. Шулай ук күршедәге ике катлы йортка да зыян килә, өйнең икенче катының стенасы яна. Бәхеткә каршы, янгында кешеләр зыян...
-
Тракторчы бульдозер астында изелеп һәлак булган
Бу хәл Самосырово бистәсендәге каты көнкүреш калдыкларын түгү урынында була. Полигонда эшләгәндә 50 яшьлек тракторчының техникасы сүнеп кала. Ул кабинасыннан машинасын кабызылган тизлектә калдырып чыга. Гусеница тасмасына басып ир-ат машинасын көйләмәкче була. Шул чак гусеница эшли башлый. Ир-ат җиргә егылып төшә, ә бульдозер аның өстеннән китә. Алган имгәнүләрдән ул һәлак...
-
Байлангарның кызлар-йолдызлары бәйгедә көч сынашты (фото)
Байлангар авылы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап "Ягез әле, кызлар-йолдызлар" дип исемләнгән бәйге үтте. Әлеге бәйгедә төрле яшьтәге кызлар үзара көч сынашты. Алар "Тәмле сүз", "Иң матур прическа", "Фикер йөрт", "Иң оригиналь ризык", "Иң тиз бәрәңге әрчүче" һәм башка кызыклы конкурсларда катнашты. Кызларның җитезлеген, зирәклеген, уңганлыгын жюри бәяләде. Бәйге...
-
Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!
Агымдагы елның 13-24 мартында "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит" дигән Бөтенроссия акциясенең беренче ведомствоара этабы узачак. Акциянең төп максаты - наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы проблемаларга халыкның игътибарын юнәлтү. Акция кысаларында теләге булган һәркем район эчке эшләр бүлегенең "Ышаныч телефоны" - 2-70-80 номерына шалтыратып, наркотиклар куллану яисә...
-
Кукмаралылар, “Минем авылым” иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсында катнашырга ашыгыгыз
Бөтендөнья татар конгрессы Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсын уздыра. Конкурсны уздыруның төп максатлары: туган як тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту; киң җәмәгатьчелек игътибарын татар авылларын борчыган проблемаларга юнәлтү; татар авылларын берләштергән бердәм мәгълүмат базасын булдыру; үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек, милли үзаң, кече...
-
Кукмараның участок инспекторлары гүзәл затларны бәйрәм белән котлады
"8 Март - һәр йортка" акциясе кысаларында район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары үзләре хезмәт күрсәтүче территорияләрдә яшәүче гүзәл затларны яз бәйрәме белән котладылар. Бик матур итеп котлау сүзләре язылган төсле листовкаларны алу һәркем өчен дә бик күңелле булды. http://kukmor-ovd.ru
-
Трышта “Әбием сандыгы” дигән кичә гөрләде (фото)
Трыш авылы клубында, кадерле әниләрне, әбиләрне котлап, элеккеге гореф-гадәтләрне чагылдырган "Әбием сандыгы" дип исемләнгән музыкаль кичә оештырылды. Анда әбиләр үзләренең яшьлекләрен искә төшереп, шул елларга кайтып килделәр. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Ландыш Шәрәфетдинова
-
Янил мәктәбендә “Әлифба” бәйрәме узды
"Балачак иленең кабатланмас бәйрәмнәреннән берсе нинди бәйрәм?" - дип сорасалар, бер дә икеләнмичә "Әлифба бәйрәме" дияр идем мин. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба китабын алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана бит....
-
"Строймаркет" кибетенә рәхим итегез! (фото)
Кукмарада төзелеш материалы кибетләре бихисап, әмма аларның барысы да поселок үзәгендә түгел. Кайберләренә, үз транспортың булмаса, барып җитеп тә булмый. Ә базарның өске ягына урнашкан "Строймаркет" кибетенә, бистә үзәгендә булганга, башка сәүдә нокталарына килгәч тә кереп чыгарга була. Өй өчен кирәкле товарларның бер урында туплануы да, башка сату нокталарына караганда...