Байлангарның кызлар-йолдызлары бәйгедә көч сынашты (фото)
Байлангар авылы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап "Ягез әле, кызлар-йолдызлар" дип исемләнгән бәйге үтте. Әлеге бәйгедә төрле яшьтәге кызлар үзара көч сынашты. Алар "Тәмле сүз", "Иң матур прическа", "Фикер йөрт", "Иң оригиналь ризык", "Иң тиз бәрәңге әрчүче" һәм башка кызыклы конкурсларда катнашты. Кызларның җитезлеген, зирәклеген, уңганлыгын жюри бәяләде. Бәйге...
Байлангар авылы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап "Ягез әле, кызлар-йолдызлар" дип исемләнгән бәйге үтте. Әлеге бәйгедә төрле яшьтәге кызлар үзара көч сынашты. Алар "Тәмле сүз", "Иң матур прическа", "Фикер йөрт", "Иң оригиналь ризык", "Иң тиз бәрәңге әрчүче" һәм башка кызыклы конкурсларда катнашты. Кызларның җитезлеген, зирәклеген, уңганлыгын жюри бәяләде. Бәйге соңында мәдәният йорты җитәкчесе Минзәлия Әгълиуллина конкурста катнашучы кызларга, Мактау грамотасы һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Бәйге нәфис сүз, моңлы җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев