Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмаралылар, “Минем авылым” иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсында катнашырга ашыгыгыз

Бөтендөнья татар конгрессы Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсын уздыра. Конкурсны уздыруның төп максатлары: туган як тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту; киң җәмәгатьчелек игътибарын татар авылларын борчыган проблемаларга юнәлтү; татар авылларын берләштергән бердәм мәгълүмат базасын булдыру; үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек, милли үзаң, кече...

Бөтендөнья татар конгрессы Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсын уздыра.

Конкурсны уздыруның төп максатлары:

  • туган як тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту;
  • киң җәмәгатьчелек игътибарын татар авылларын борчыган проблемаларга юнәлтү;
  • татар авылларын берләштергән бердәм мәгълүмат базасын булдыру;
  • үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек, милли үзаң, кече ватаның белән горурлану кебек хисләр тәрбияләү.

Конкурс 2017 елның 20 гыйнварыннан 30 ноябренә кадәр уздырыла.

Анда Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче һәркем катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр каралмаган.

Конкурста катнашучы гариза-анкетаның тутырылган формасын, шулай ук шәхси мәгълүматны эшкәртергә ризалык һәм иҗади эшен 2017 елның 20 гыйнварыннан 30 октябренә кадәр оештыру комитетына җибәрергә тиеш.

2017 елның 1-25 ноябрь көннәре аралыгында конкурс эшләрен Жюри әгъзалары тикшерә.

Конкурсның нәтиҗәләре 2017 елның 30 ноябрендә игълан ителәчәк.

Конкурска эшләр электрон форматта түбәндәге юнәлешләр буенча кабул ителә:

  • Туган авылымның тарихы.
  • Авылым урамнары.
  • Күренекле якташларым.
  • Авылым чишмәләре.
  • Әйт, авылым... (авылны борчыган проблемалар).
  • Авыл турында җырлар , шигырьләр.

Конкурска татар яки рус телендә язылган эшләр кабул ителә.

Эшләргә түбәндәге техник таләпләр куела: Times New Roman шрифты, 14 кегль, юл арасы 1,5 интервал. Эш күләме - 10 биттән артмаска тиеш. Конкурска җибәрелгән эшләр рецензияләнми һәм кире кайтарылмый.

Барлык эшләр дә Нигезләмәдә күрсәтелгән электрон адреска җибәрелергә тиеш. Нигезләмә шартларына туры килмәгән һәм башка адресларга җибәрелгән эшләр тикшерелми һәм бәйгедә катнашмый

Конкурска килгән эшләр юнәлешләргә һәм 3 төрле яшь категорияләренә бүленеп бәяләнәчәк: мәктәп балалары (10-17 яшь), студентлар (18-25 яшь), өлкәннәр.

Барлык эшләр 0-10 бал югарылыгында бәяләнә.

Конкурс эшләре түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:

-материалның эчтәлеге сайланылган юнәлешкә туры килүе;

  • материалның мәгълүмати яктан эчтәлекле һәм сыйфатлы булуы ;
  • эзләнәнү-тикшеренү ягыннан якын килү, архив материалларыннан файдалану;
  • язма материалларның әдәби тел нормаларына һәм куелган техник таләпләргә җавап бирүе;
  • автор тарафыннан куелган проблемаларның актуальлеге һәм мөһимлеге.

Катнашучыларның эшләре һәм үзләре турында мәгълүмат электрон вариантта info@tataravyly.ru адресына кабул ителә.

Бәйләнеш өчен телефоннар: 8-927-303-35-49 (Индира Латыйпова)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев