Янил мәктәбендә “Әлифба” бәйрәме узды
"Балачак иленең кабатланмас бәйрәмнәреннән берсе нинди бәйрәм?" - дип сорасалар, бер дә икеләнмичә "Әлифба бәйрәме" дияр идем мин. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба китабын алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана бит....
"Балачак иленең кабатланмас бәйрәмнәреннән берсе нинди бәйрәм?" - дип сорасалар, бер дә икеләнмичә "Әлифба бәйрәме" дияр идем мин. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба китабын алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана бит.
Безнең Янил урта мәктәбендә дә бик күңелле генә "Әлифба бәйрәме" узды. Әлифба бәйрәме - укучылар өчен дә, укытучылары өчен дә һәм инде укырга, язарга өйрәнгән укучыларның әти-әниләре өчен дә зур тантана булып тора. Әлифба белән беррәттән укучыларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр. Һәм инде шушындый күркәм сыйфатларга ия булу өчен 1 сыйныф укытучысы Ганиева Алсу Миннегаян кызының да тырышлыгы зур. Шулай ук укчылар укырга, язарга гына түгел әкиятләрне сәхнәләштерергә дә өйрәнделәр. Алар Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен матур итеп сәхнәләштерделәр, биеделәр, җырладылар. Чыннан да бу аларның беренче зур җиңүләре булды. Алдагы көннәрдә дә укучыларыбыз шундый зиһенле һәм тырыш, сау-сәламәт булсыннар, дигән теләктә калабыз!
Григорьева Эльвина 6 сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев