8 июнь 2016 яңалыклары
-
Кукмаралыларны Татьяна Воропаева кабул итте
Бүген "Бердәм Россия" партиясенең Кукмара җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстан Республикасындагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Воропаева Татьяна Васильевна халыкны кабул итте. Татьяна Васильевна кабул итүгә язылучылар белән аралашты, сорауларына җаваплар бирде.
-
БДИ: беренче нәтиҗәләр билгеле
Чыгарылыш сыйныф укучыларының алдан тапшырган ике фән буенча Бердәм дәүләт имтиханының нәтиҗәләре билгеле булды. Тулаем алганда, әдәбият һәм географиядән тапшырылган сынау нәтиҗәләре узган елгыдан яхшырак, дип җиткерделәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан. Әдәбияттан имтиханны республикада 846 укучы тапшырган. Шуларның икесе 100 балл җыйган. Минималь 32 баллны җыя алмаучылар - 19...
-
Исерек йөртүче аркасында кеше гомере өзелгән
Нурлат районында автомобиль юл читенә төшеп капланган. Һәлакәт аркасында бер кешенең гомере өзелгән, тагын берсе җәрәхәт алган, диелә ЮХИДИ идарәсе мәгълүматында. Юл-транспорт һәлакәте кичә көндезге сәгать 3тә килеп чыккан. Беренчел фаразлар буенча, "ВАЗ-2106" машинасы белән идарә итүче 52 яшьлек ир-ат куркынычсыз тизлекне сакламый һәм шуның аркасында машина юл читенә каплана....
-
Уткабызгыч
Шокы-токы, шокы-токы, токы-шокы, токы... Шокы-шокы, токы-токы, шокы-токы, шокы... Ерак сәфәргә кузгалып киткәч тә шушы бер үк авазлы көйне көйләргә тотынган поезд менә инде ничә сәгать шулай үз җаена басу-кырлар, чәчәкле болыннар, яшел агачлыклар аша алга таба чаба да чаба. Вагон тәрәзәсеннән кайсы якынрак, кайсы ераграк күренеп калган безгә мәгълүм булмаган...
-
11 июньдә Кукмарада “Гырон быдтон” республика бәйрәме узачак
Удмурт мәдәниятенең "Гырон быдтон" республика бәйрәме программасы: Бәйрәм 11 июньдә Киндеркүл авылының район Сабан туе үткән урынында үтәчәк. 10.00 -11.00 Бәйрәмне ачу тантанасы (сәхнәләштерелгән кереш өлеш, рәсми затларның чыгышлары, бүләкләүләр, республика бәйрәме "Гырон быдтон"ның флагын күтәрү); 11.00 -14.00 Халык һәм спорт уеннары, концерт программасы, республиканың удмурт фольклор ансамбльләре чыгышлары, изгеләштерелгән...
-
Мәрхәмәтле Мәрхәбә
Тирән картлыкка җитеп, ярдәмгә мохтаҗ булып калгач, игелекле зат тәрбиясендә яшәү - иң зур бәхеттер ул. Ул кеше якын туганың яки тудырган балаң да булмаска мөмкин. Шушы көннәрдә 90 яшен билгеләп үткән Нурания әби Хәмидуллина да шөкер итә: инде күп еллар буе килене Мәрхәбә кадерләп карый аны. Җыйнак кына гәүдәле...
-
“Шәфкать” - киләчәккә өмет уятучы плацдарм
Районыбызда мөмкинлекләре чикле балаларны, яшүсмерләрне укыту, өйрәтү, иҗади сәләтләрен үстерү юнәлешендә тернәкләндерү үзәге эшләп килә. Бүген анда Кукмара, Балтач, Саба, Теләче балалары сәламәтлекләрен ныгыталар. Беренче көннән үзәккә Рәзинә Галиәхмәтова җитәкчелек итә. Әлеге үзәкне булдыру өчен янып -көеп йөргән, ул вакытта социаль бүлек җитәкчесе булып эшләгән Рәйсә апа Баһавиева һәм район...
-
Ирәмәл тавында кызы туңып үлгән әни кеше җәзадан котылды
Башкортстанның Белорецк суды Казанда яшәүче, аның гаебе белән Ирәмәл тавында кызы үлгән 33 яшьлек хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эшенә нокта куйды. Фаҗига 2015 елның мартында булган иде. Әни кеше, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып, 14 яшьлек кызы һәм 5 яшьлек улы белән Ирәмәл тавына менеп китә. Үзе белән озатып йөрүче дә, ашарга...
-
8 июнь - социаль хезмәткәрләр көне белән!
Бүген социаль хезмәткәрләр көне. Алар өлкәннәргә, ветераннарга, инвалидларга, күпбалалы гаиләләргә һәм катлаулы тормыш хәленә калган барча райондашларыбызга игелекле хезмәт күрсәтәләр. Әлеге тармакта хезмәт куючыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Аларга ныклы сәламәтлек, гаиләләренә иминлек телибез. Һәрвакыт шундый ярдәмчел, киң күңелле булып калыгыз, тормыш авырлыкларына бирешмичә, сабыр булып, алга таба да игелекләр...
-
Әгәр без бергә булсак! (шигырь)
Тормышны бит тиңләп була Шырпыда янган утка... Үткәннәрне барлыйм дисәм, Сыяр сыман... минутка. Әти-әни, сөйгән ярны, Хөрмәт итсәң дусны, туганны. Бер шырпы да җитә җылытырга Зур юлларда туңып калганны! Очкыннардан туа ялкын Ялкыннан була учак. Дөрли-дөрли янар уты Әгәр без бергә булсак! Тормышны бит тиңләп була Шырпыда янган утка... Яна...
-
Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева: “Бергә булганда без көчле”
Районыбызда дүрт социаль яклау учреждениесе бар: Социаль яклау бүлеге, республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең филиалы, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Тылсым" филиалы , "Шәфкать" балаларны һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәге. Социаль яклау учреждениеләренең хезмәте күпкырлы: өлкәннәр, мөмкинлекләре чикләнгәннәр, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр, социаль куркыныч хәлдәге балалар һәм башка төр...
-
Сабантуйда бүләкләнгән кыр батырлары
Илгизәр Нәбиев ("Игенче"), Миннеәхмәт Гозәеров ("Дружба"), Владимир Валеев, ("Әсәнбаш"), Фәнис Гыйльфанов ("Тукай"), Фәрит Кәримов ("Урал" җәмгыяте), Ришат Зарипов ("Лесной"), Заһит Насыйбуллин ("Восток"), Юлий Филиппов, Миннегаяз Мифтахов (Вахитов исемендәге), Илназ Бикмөхәммәтов ("Урал"), Михаил Гайфуллин ("Рассвет"), Руслан Богданов ("Үрәсбаш"), Радик Зыятдинов ("Тойма"), Валерий Фадеев (Кукмара элеваторы).