“Шәфкать” - киләчәккә өмет уятучы плацдарм
Районыбызда мөмкинлекләре чикле балаларны, яшүсмерләрне укыту, өйрәтү, иҗади сәләтләрен үстерү юнәлешендә тернәкләндерү үзәге эшләп килә. Бүген анда Кукмара, Балтач, Саба, Теләче балалары сәламәтлекләрен ныгыталар. Беренче көннән үзәккә Рәзинә Галиәхмәтова җитәкчелек итә. Әлеге үзәкне булдыру өчен янып -көеп йөргән, ул вакытта социаль бүлек җитәкчесе булып эшләгән Рәйсә апа Баһавиева һәм район...
Районыбызда мөмкинлекләре чикле балаларны, яшүсмерләрне укыту, өйрәтү, иҗади сәләтләрен үстерү юнәлешендә тернәкләндерү үзәге эшләп килә. Бүген анда Кукмара, Балтач, Саба, Теләче балалары сәламәтлекләрен ныгыталар. Беренче көннән үзәккә Рәзинә Галиәхмәтова җитәкчелек итә. Әлеге үзәкне булдыру өчен янып -көеп йөргән, ул вакытта социаль бүлек җитәкчесе булып эшләгән Рәйсә апа Баһавиева һәм район җитәкчеләре фатихасы белән республикада беренчеләрдән булып ачылган "Шәфкать" тернәкләндерү үзәге коллективының фидакарь хезмәте куандырырлык вакыйгаларга бай. "Шәфкать" - авыру балалар, аларның әти-әниләре өчен рухи таяныч, киләчәккә өмет уятучы плацдарм ул.
"Шәфкать"тә мин 10 ел соцпедагог булып эшләдем. Биредә тәрбияләнгән балаларның әти-әниләре белән бүген дә элемтәдә торам, хезмәттәшләремне сагынып һәм яратып искә алам. Гомумән, бу коллективта кадрлар алмашыну юк, өлкән хезмәткәрләр биредән лаеклы ялга чыгалар да, кабаттан бәйрәмнәрдә балалар белән очрашуларда булалар. Бу үзенә күрә күркәм бер традициягә әверелде. Үзәк директоры Рәзинә Габделхәй кызы - коллективка миһербанлы, шәфкатьле хезмәткәрләр туплый алган җитәкче. Биредә эшләүчеләрнең берсе дә, нинди вазыйфада булуына карамастан, балалар язмышына битараф түгел. Аларның һәркайсына әти-әниләр бик рәхмәтле. Ә җитәкче, оста дирижер кебек, үзәкнең көндәлек тормышын көйгә сала.
Үз вакытында Азат абый Сабитов район газетасы битләрендә:"Кукмара тернәкләндерү үзәгендә үткәрелгән Сабантуй үзенең самимилеге, күңелләргә якты нур сибеп, балалар рухын ныгытуы белән аерылып торды", - дип язган иде. Әйе, чөнки ул көнне мәйдан уртасында ел дәвамында иҗади бәйгеләрдә җиңү яулаган балалар булды, әти-әниләре өчен моннан да зур шатлыкның булуы мөмкинме?! Бу балаларга мөмкинлекләрен ачу, үз көченә ышану тудырыр өчен ярдәм итәргә генә кирәк. Биш яшендә тернәкләндерү үзәгенә килгән Гөлназ Салямова - бүген "Татарстан энҗесе" республика бәйгесендә җиңүче. Аның белән танышырга теләсәгез, Интернет битенә күз салыгыз: нинди акыллы фикерләр, фәлсәфи уйланулар. Казанда мөмкинлекләре чикле балалар арасында шахмат буенча чемпион булган Салават Закировның да беренче чыгышы алты яшендә безнең үзәктә булды. Менә шулай биредә һәр кечкенә пациент ачык йөз белән каршы алына да, еллар дәвамында коллективның үз кешесенә әйләнә.
Рәсимә МИНҺАҖЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев