Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева: “Бергә булганда без көчле”
Районыбызда дүрт социаль яклау учреждениесе бар: Социаль яклау бүлеге, республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең филиалы, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Тылсым" филиалы , "Шәфкать" балаларны һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәге. Социаль яклау учреждениеләренең хезмәте күпкырлы: өлкәннәр, мөмкинлекләре чикләнгәннәр, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр, социаль куркыныч хәлдәге балалар һәм башка төр...
Районыбызда дүрт социаль яклау учреждениесе бар: Социаль яклау бүлеге, республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең филиалы, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Тылсым" филиалы , "Шәфкать" балаларны һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәге. Социаль яклау учреждениеләренең хезмәте күпкырлы: өлкәннәр, мөмкинлекләре чикләнгәннәр, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр, социаль куркыныч хәлдәге балалар һәм башка төр категорияләр белән эшләү. Бу өлкәдә барлыгы 193 кеше - уңайлыклар булдыру өчен белемнәрен һәм күнекмәләрен һәрдаим камилләштерү өстендә эшләүче квалификацияле белгечләр хезмәт куя. Аларның бурычы - сыйфатлы хезмәт күрсәтү. Шулай ук яңа технологияләр, социаль хезмәт күрсәтүнең формаларын һәм ысулларын үзләштерәбез, социаль проект конкурсларында актив катнашабыз, грантлар отабыз, шуның хисабына читтән төрле чаралар җәлеп итәбез.
Грант хисабына без "Тылсым" территориясен төзекләндерә, зур сорау белән файдаланыла торган тоз белән дәвалау бүлмәсен җиһазлый, "Аргамак" командасының инвалид-спортчылары өчен спорт инвентаре һәм киемнәре ала алдык. Без шулай ук өлкән һәм кече яшьтәге волонтерлар белән бергә эш оештырабыз, алар мохтаҗларга ярдәм күрсәтүдә актив катнашалар. "Шәфкать" үзәгендә балаларны хезмәткә өйрәтә торган "Могҗизалы тубал" һәм "Тормыш чәчәкләре"проектлары тормышка ашырыла.
Ел дәвамында төрле чаралар һәм хәйрия акцияләре үткәрелә. Хәйрия чараларында актив катнашкан, мохтаҗларның язмышына битараф булмаган барлык предприятие җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә һәм халыкка чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Бергәләп без бит бик күп яхшылык эшли алачакбыз.
Хөрмәтле коллегалар! Сезнең игелеклелек һәм ярдәмчеллек, игътибарлылык һәм сабырлык сыйфатларына ия булуыгыз нәтиҗәсендә ветераннар, инвалидлар, күп балалы гаиләләр һәм катлаулы тормыш хәлендә калган барча затлар кыенлыкларны җиңеп чыгалар һәм үз көчләренә ышаныч табалар. Сезнең алда баш иябез. Барчагызга да ныклы сәламәтлек телим. Өйләрегездә иминлек һәм татулык булсын. Нинди генә очраклар булса да, сезгә күңел күтәренкелеген һәм киләчәккә өметне саклавыгызны телим. Якыннарыгызның ярату хисен һәм игътибарын тоеп яшәгез. Уңышлар сезгә! Бәйрәм белән!
Үткән елда, дәүләт социаль ярдәме буларак, 149 миллион сумнан артык төрле түләүләр башкарылган. Аз тәэмин ителгән, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче 258 балигъ булмаган бала сәламәтләндерү лагерьларына, ял йортларына җибәрелгән. 157 инвалидка ял йортларына юлламалар бирелгән. Социаль-тернәкләндерү бүлегендә 368 кеше саулыгын ныгыткан. 585 пенсионер һәм инвалидка өйгә йөреп хезмәт күрсәтелгән. Тернәкләндерү үзәгендә 681 бала тернәкләнү узган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев