Мәрхәмәтле Мәрхәбә
Тирән картлыкка җитеп, ярдәмгә мохтаҗ булып калгач, игелекле зат тәрбиясендә яшәү - иң зур бәхеттер ул. Ул кеше якын туганың яки тудырган балаң да булмаска мөмкин. Шушы көннәрдә 90 яшен билгеләп үткән Нурания әби Хәмидуллина да шөкер итә: инде күп еллар буе килене Мәрхәбә кадерләп карый аны. Җыйнак кына гәүдәле...
Тирән картлыкка җитеп, ярдәмгә мохтаҗ булып калгач, игелекле зат тәрбиясендә яшәү - иң зур бәхеттер ул. Ул кеше якын туганың яки тудырган балаң да булмаска мөмкин. Шушы көннәрдә 90 яшен билгеләп үткән Нурания әби Хәмидуллина да шөкер итә: инде күп еллар буе килене Мәрхәбә кадерләп карый аны.
Җыйнак кына гәүдәле бу әби бүгенге көндә сабый бала сыман: үз-үзен йөртсә дә, хәтере ак кәгазьдәй чип-чиста, үткәннәрдән бернинди истәлекләр калмаган. Ә менә догаларны онытмаган. Мәрхүм әти-әнисенең, энесе белән сеңлесенең рухларына багышлап һәрдаим укый икән.
Нурания әби Пычак авылында дөньяга килгән. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул михнәтле заманның авырлыгы, олылар белән беррәттән, аның кебек үсмерләр җилкәсенә яткан. Атлар көткәнен сөйләгәне булган.
Булачак тормыш иптәше Әсхәт абый белән ул сугыштан соң Зур Кукмара авылы сабантуенда танышкан. Утлы-канлы фронт юлларын кичеп кайткан гайрәтле егет озак уйлап тормаган, урлаган да кайткан кызны. Күз төшәрлек чибәр булган шул Нурания апа. Әле дә сөйкемлелеге җуелмаган.
Кызганыч, бу парга тигез картаерга язмаган: җаваплы урыннарда хезмәт куйган, район Советы депутаты булып сайланган Әсхәт абый күптән дөньяда юк инде. Нурания апа исә озак еллар тегү фабрикасында эшләп лаеклы ялга чыккан.
Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев