Уткабызгыч
Шокы-токы, шокы-токы, токы-шокы, токы... Шокы-шокы, токы-токы, шокы-токы, шокы... Ерак сәфәргә кузгалып киткәч тә шушы бер үк авазлы көйне көйләргә тотынган поезд менә инде ничә сәгать шулай үз җаена басу-кырлар, чәчәкле болыннар, яшел агачлыклар аша алга таба чаба да чаба. Вагон тәрәзәсеннән кайсы якынрак, кайсы ераграк күренеп калган безгә мәгълүм булмаган...
Шокы-токы, шокы-токы, токы-шокы, токы... Шокы-шокы, токы-токы, шокы-токы, шокы...
Ерак сәфәргә кузгалып киткәч тә шушы бер үк авазлы көйне көйләргә тотынган поезд менә инде ничә сәгать шулай үз җаена басу-кырлар, чәчәкле болыннар, яшел агачлыклар аша алга таба чаба да чаба. Вагон тәрәзәсеннән кайсы якынрак, кайсы ераграк күренеп калган безгә мәгълүм булмаган авыл-бистәләр җитез генә йөгереп баручы поездны моңсуланып озатканда, гүя: "Безнең җиребезгә аяк басып кунак булуыгызга өметләнмибез дә, шуңа - хушыгыз, сәфәрегез имин булсын!" - дип әйтеп калалар иде сыман...
Тәрәзәдә тиз-тиз алышынып баручы табигать күренешләре тәэсирендә тормышымның төрле вакыйгаларыннан үрелгән фикерләр йомгагы күңелемнең бер почмагыннан икенчесенә салмак кына тәгәри дә тәгәри. Мәленә күрә әллә ниләр искә төшә бу сәфәрдә... Уйландыра...
Мин утырган купеда фәкать ирләр генә: каршыда карап торышка 55-60 яшьләр тирәсендәге зур гәүдәле, "майлы" йөзле абзый белән янәшә аның 40 - 45 яшьлек баһадир кыяфәтле юлдашы утырган. Өстәлгә пешкән йомырка, кискән колбаса куеп, тамак ялгап баручы бу ирләр үзләре өчен генә кызык булган дөнья хәл-әхвәле турында байтак гапләштеләр. Күпме вакыт үткәндер, юлдашларым тәмәке тартырга дип купедан чыгып киткәч, өченче күршем - 20-22 яшьләр тирәсендәге егет белән якынрак танышырга булдым. Күркәм йөзле, чандыр, әмма гәүдәсенә караганда шактый нык күренгән бу егет үзен Габдулла дип таныштырды. Казан мәдрәсәләренең берсендә дини белем ала икән.
- Уку елы тәмамланганнан соң имтиханнар бирдек тә, мәчеттә практикага калдырдылар. Хәзер менә өйгә, туган якка кайтам, - диде әкрен генә егет йомшак баритон тавыш белән.
Район мәдрәсәсендә мөгаллим булып эшләгәнемне белгәч, Габдулла, шатлануын киң елмаюы белән йөзендә балкытып:
- Әлхәмдүлилләһ, дин кардәшем белән сәфәр кылу тынычрак та, җайлырак та. Мин бик шат... - диде.
Ерак сәфәр юлында очрашкан ике мөэмин-мөселманның бер-берсенә сөенүе белән сугарылган җанлы сөйләшү, поезд тәгәрмәчләренең дәртле көенә салынып, шулай матур гына дәвам иткәндә, кинәт купе ишеге ачылды һәм, канатларын җәя генә башлаган фәрештәләрне куып, тартырга дип чыгып киткән сәфәрдәшләребез керделәр дә лап итеп урыннарына утырдылар. Бер-беребезгә дәшми-нитми, тәгәрмәчләрнең йөдәткеч көен бераз тыңлап барганнан соң, бүксәсен киереп куйган "майлы" абзый, күңел ачам диптер инде, минем янда утырган уйчан карашлы егеткә сүз катты:
- Син, егет, бер дә тәмәке тартырга чыкмыйсың. Перекурлар белән вакыт тизрәк бара ул, энем, мә әле... - диде дә, тәмәке кабыннан сигаретын чыгарып, Габдуллага сузды.
- Ә мин тәмәке тартмыйм, абый, - дип тыйнак кына җавап бирде Габдулла.
- Тартмасаң ни! Менә бүген башларсың! - диде күршебез, җонлы кулы белән тәмәкесен егеткә тоттырырга талпынып.
- Юк-юк, абый, кирәкми! - дип кулларын аркасы артына яшереп куйды егет. - Мин тартмыйм!
- Ярар ла... Әллә әниең белер дип куркасыңмы?
Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый алачаксыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев