Ирәмәл тавында кызы туңып үлгән әни кеше җәзадан котылды
Башкортстанның Белорецк суды Казанда яшәүче, аның гаебе белән Ирәмәл тавында кызы үлгән 33 яшьлек хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эшенә нокта куйды. Фаҗига 2015 елның мартында булган иде. Әни кеше, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып, 14 яшьлек кызы һәм 5 яшьлек улы белән Ирәмәл тавына менеп китә. Үзе белән озатып йөрүче дә, ашарга...
Башкортстанның Белорецк суды Казанда яшәүче, аның гаебе белән Ирәмәл тавында кызы үлгән 33 яшьлек хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эшенә нокта куйды.
Фаҗига 2015 елның мартында булган иде. Әни кеше, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып, 14 яшьлек кызы һәм 5 яшьлек улы белән Ирәмәл тавына менеп китә. Үзе белән озатып йөрүче дә, ашарга да, җылы киемнәр яисә җылыну җайланмасы да алмый. Таудан төшкәндә алар адаша. Нык туңган кыз аңын югалтып егыла. Әни кеше аны карда яткан килеш калдырып, улы белән алга таба атлый. Аларны икенче көнне коткаручылар табып ала. Өшү сәбәпле малайның аяк бармакларын кисеп алырга туры килә. Кыз үлә.
Җинаять эше кузгатыла һәм 11 апрельдә эш судка тапшырыла. Әни кеше үз гаебен тулысынча таныган. Суд аны амнистияләде һәм җинаять җаваплылыгыннан азат итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев