6 декабрь 2015 яңалыклары
-
Боз астына киткән машина эчендә ике кеше булган
Мамадыш районының Сотово авылында булган бәхетсезлек очрагы хакында хәбәр иткән идек инде. Мамадыш районының "Нократ" газетасы сайтында фаҗига хакында тулырак мәгълүмат бирелә: УАЗ автомобилендә ике ир кеше булган, берсе бозлы судан үзе йөзеп чыккан, аны коткаручылар каршы алып, медицина ярдәме күрсәткәннәр. Икенче ир-атның язмышы әлегә билгесез. Алдан фаразлар буенча алар...
-
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган утырышта катнашучылар «Террористик гамәлләр булырга мөмкин булган объектларны һәм кшеләр күп була торган урыннарны террорчылыктан саклауны камилләштерү турында»гы мәсьәләне карадылар. Чара видеоконференцэлемтә режимында алып барылды, анда муниципаль районнар башлыклары, муниципаль...
-
Күрше Мамадыш районында машина шоферы белән боз астына киткән
Мамадыш районының Сотово авылында УАЗ автомобиле боз астына киткән. Алдан фаразлаулар буенча машина эчендә бер кеше - шофер булган. Фаҗига урынында МЧС хезмәткәрләре эшли, дип хәбәр итә http://www.mamadysh-rt.ru/obshchestvo сайты.
-
“IT-чемпион” җиңүчеләре билгеле (исемлек)
Мәктәп укучылары арасында уздырылучы "IT-чемпион" республика конкурсы елдан-ел популярлаша. Укучылар өлкәннәргә дәүләт муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) теркәлеп, шәхси кабинет аша түләүләр башкарырга ярдәм иттеләр. Өлкән кеше исә үз чиратында порталның шәхси кабинетында балаларның логиннарын саклап, аларга баллар китерде. Укучыларга өлкәннәрнең шәхси кабинетын теркәгән өчен дә, аңа кереп башкарылган һәр түләүгә...
-
Җырчы Лилия Муллагалиева тормышында нинди зур яңалык бар?
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева быел җәй көне тормыш иптәше белән икәү генә Кырымга ял итәргә барган иде. Бу сәяхәтнең нәтиҗәсе шул: Лилия тиздән өченче тапкыр әни булачак! Бу яңалыкны җырчының балалары ничек кабул иткән икән? - Улым Данилга - 12, кызым Ильвинага - 6 яшь. Балаларым - зур ярдәмчеләрем!...
-
Өлкәннәр көненә пакетлар бирүне кем оештыра икән?
Үзебезне бик тә борчыган бер сорауга җавап ишетәсебез килә. Өлкәннәр көне уңаеннан, без - өлкәннәрне котлап, пакет әзерләгәннәр. Ул пакетта нәрсә бар, дисез. Срогы 2013 елда чыккан 1 пачка геркулес, 1 пачка "Принцесса Гита" чәе, 1 рулет, аның составында спирт бар, безгә ашарга да ярамый әле. Бу эшне кем оештыра,...
-
Сигез яшүсмернең мунчада гомере өзелгән
Әлеге хәл Ханты-Мантийск автономияле округында була. Мунчада бер дусларының туган көнен билгеләп үткән сигез яшүсмернең гомере өзелә. Алар янгын чыккан бинадан чыга алмаганнар. Алдан фаразлаулар буенча яшүсмерләрнең сөрем газы белән агуланган булуы мөмкин. Янгынны күршеләр күреп ала һәм янгын сүндерүчеләрне чакырта. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итә LifeNews....
-
"Мерседес" баганага бәрелгән
Казанда чит илдә җитештерелгән автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Гагарин белән Исаев урамнары чатында "Мерседес" йөртүчесе тимер ат белән идарә итә алмый башлый. Нәтиҗәдә автомобильнең кайбер өлешләренә шактый зыян килә. Машинаны эвакуацияләү өчен хәтта махсус траснпорт та җәлеп ителә.
-
Кәҗәм гафу итмәде
Хуҗалыгыбызда ике савым кәҗә асрый идек. Сөтне дә хәйран гына бирәләр, сыйфаты да яхшы. Бервакыт хатын : -Нәрсәгә инде безгә ике кәҗә, берсен сатыйк булмаса,- ди. Риза булдым. Бер ял көнендә кәҗәне мөгезеннән бауга бәйләдем дә, базарга киттем. Ул вакытта вак-төяк мал сату урыны хәзерге "Ратмир" белән "Раздолье" кибетләре арасында...
-
Рөстәм Миңнеханов кемнең туенда кунак булган? (ФОТО)
Кичә Рөстәм Миңнеханов туйда кунак булган. "Казан" тау чаңгысы спорт комплексындагы рестораннарның берсе булган әлеге тантана. Артур-Энҗе дигән яңа парның кавышуына шаһит булган Президентыбыз моның турында шәхсән үзе "Инстаграм" челтәрендә белдерде. чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51762-r%D3%A9st%D3%99m-mi%D2%A3nehanov-kemne%D2%A3-tuenda-kunak-bulgan?-foto.html
-
Кукмара 3нче мәктәбе ягындагы бәйсез этләр куркыта
Минем балам 3нче мәктәптә укый. Шул тирәдә зур-зур урам этләре йөри. Ул үзе генә мәктәпкә барырга һәм кайтырга курка. Ә баланы гел озатырга, каршы алырга өлгереп булмый. Бу мине генә түгел, башка әти-әниләрне дә борчый. Телевизордан да этләрнең кешеләргә һөҗүме турында гел сөйләп торалар. Әлеге хәлне берәр ничек контрольгә алып...
-
Вахит балаларын мәктәпкә ни өчен автобус йөртми?
Безнең балалар Вахит авылыннан Янил авылына җәяүләп укырга йөриләр. Балаларны йөртү өчен мәктәпләргә автобуслар бирелде, ләкин бездә булган мөмкинлекләр дә файдаланылмый. Автобусны сентябрь аенда мәктәп ишегалдына кертеп куйганнар иде, ул бүгенге көнгә кадәр шунда тора. Барыбыз да балаларны шәхси машиналарда йөртә алмыйбыз бит. Урамда кышкы салкыннар, бураннар башланды. Безгә нишләргә,...
-
Ана капиталын озайту буенча закон проекты әзер
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хөкүмәткә ана капиталын тагын ике елга озайту буенча закон проектын керткән. Министр Максим Топилин сүзләренчә, ана капиталы 2018 елның 31 декабренә кадәр икенче бала табучыларга яки икенче һәм аннан соңгы баланы тәрбиягә алучыларга биреләчәк. Законопроектны кабул итү белән федераль бюджеттан өстәмә рәвештә 807,4 миллиард...