Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәр көненә пакетлар бирүне кем оештыра икән?

Үзебезне бик тә борчыган бер сорауга җавап ишетәсебез килә. Өлкәннәр көне уңаеннан, без - өлкәннәрне котлап, пакет әзерләгәннәр. Ул пакетта нәрсә бар, дисез. Срогы 2013 елда чыккан 1 пачка геркулес, 1 пачка "Принцесса Гита" чәе, 1 рулет, аның составында спирт бар, безгә ашарга да ярамый әле. Бу эшне кем оештыра,...

Үзебезне бик тә борчыган бер сорауга җавап ишетәсебез килә. Өлкәннәр көне уңаеннан, без - өлкәннәрне котлап, пакет әзерләгәннәр. Ул пакетта нәрсә бар, дисез. Срогы 2013 елда чыккан 1 пачка геркулес, 1 пачка "Принцесса Гита" чәе, 1 рулет, аның составында спирт бар, безгә ашарга да ярамый әле. Бу эшне кем оештыра, кем акча күчерә? Күп өлкәннәрнең зарын ишетеп яздым мин бу хатымны. Кайдан алганны язмаганмын - халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән.

Исемем редакция өчен генә

Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевадан түбәндәге җавап алынды:

-Районда ел саен Өлкәннәр көне уңаеннан, оешма, предприятие ябылу сәбәпле, эштән азат ителгән яки читтән Кукмарага күчеп кайткан өлкән яшьтәге гражданнарга азык-төлек пакетлары өләшү буенча иганәчелек акциясе үткәрелә. Быел мондый гражданнарның саны 1100 кеше булды. Бүләкләр җирле бюджет хисабына алынды.

Пакетларга салырга азык-төлек кайтарту өчен Казанның "Уником" оешмасы белән килешү төзелгән иде. Алар үз чиратында продукцияне "7 озер" оешмасыннан алганнар. Әлеге оешма үзенең эшчәнлеген 2014 елның 29 июлендә башлап җибәргән (дәүләт теркәве турында таныклыгы бар). Шикаятьтә товарның срогы 2013 елда чыккан диелә. Товарны (геркулес) җитештерүче үз эшчәнлеген 2014 елның июль аенда башлагач, срогы чыга алмый. Геркулес салынган пакетка җитештерү вакыты "2015 ел" дигән штамп сугылган иде, бу шикаятьтә язылган фактларны расламый.

Муниципаль бюджеттагы матди авырлыкларга карамастан, район җитәкчелеге өлкәннәргә аз булса да игътибар күрсәтергә мөмкинлек тапты. Пакетларда срогы чыккан һәм сыйфатсыз продукция юк иде, чөнки әлеге эш администрациянең ныклы күзәтүе астында башкарыла. Әгәр әлеге товарлар яки аларның хакы кемне дә булса канәгатьләндерми икән, пакетларны алмаска да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев