Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирде
Соңгы яңалыклар

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирде

Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Рәисе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең рәсми каналында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

«Тавыш бирдем», — дип язган Галимова.

Тугызынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сайлау участоклары көн саен 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли.

 


Нет комментариев