«Кукмор-информ»нан — җылы сәлам: чираттагы партия гуманитар ярдәм озатылды
Соңгы яңалыклар

«Кукмор-информ»нан — җылы сәлам: чираттагы партия гуманитар ярдәм озатылды

Көч — бердәмлектә, ә егетләребезнең иң зур таянычы — ышанычлы тыл.

Редакциябездә әйтелгән сүз беркайчан да эштән аерылмый. Махсус хәрби операциядәге сугышчыларга ярдәм итү, аларга кирәкле әйберләр җибәрү турында газетабыз битләрендә даими яктыртабыз икән, бу изге эштән үзебез дә читтә калмыйбыз. Күптән түгел Ватан сагындагы якташларыбызга чираттагы партия гуманитар ярдәм җыеп озаттык.

«Кукмор-информ» редакциясе әлеге изге эштә ялгыз калмады, аңа дистәләгән олы йөрәкле газета укучылар кушылды. Кемдер азык-төлек китерде, кемдер солдатларның көнкүрешендә кирәкле әйберләр белән ярдәм итте. Гуманитар йөккә ит һәм балык консервлары, ярмалар, төрле боткалар, шәхси гигиена чаралары, җылы оекбашлар һәм башка беренчел кирәк-яраклар тупланды.

Редакциягә кемдер азык-төлек китерде, кемдер солдатларның көнкүрешендә кирәкле әйберләр белән ярдәм итте.
Редакциягә кемдер азык-төлек китерде, кемдер солдатларның көнкүрешендә кирәкле әйберләр белән ярдәм итте. 

Баш мөхәррир Эльвира Миннәхмәтова әйтүенчә, посылкалар әзерләүнең максаты гади ярдәм генә түгел, ә солдатларга туган як җылысын җиткерү.

— Без егетләргә азык-төлек һәм кирәк-яраклар белән бергә туган ягыбызның бер «өлешен» дә җибәрергә теләдек. Алар үзләренең ялгыз түгел, өйдә аларны көтәләр, ярдәм итәргә әзер ышанычлы тыл бар икәнен тоеп торсыннар, — диде Эльвира Рөстәм кызы. — Укучыларыбыз арасында бу игелекле эшкә битараф калмаган кешеләрнең күп булуы аеруча сөендерә. Без егетләребезгә ярдәм итүне алга таба да мөһим юнәлешләрнең берсе итеп билгелибез. 

«Кукмор-информ» редакциясендә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Якташларыбызга булышырга теләүчеләр Кукмара шәһәре, Октябрь урамы, 4нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук 89600459455 телефон номеры аша элемтәгә керергә мөмкин.
«Кукмор-информ» редакциясендә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.
«Кукмор-информ» редакциясендә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев