Кәҗәм гафу итмәде
Хуҗалыгыбызда ике савым кәҗә асрый идек. Сөтне дә хәйран гына бирәләр, сыйфаты да яхшы. Бервакыт хатын : -Нәрсәгә инде безгә ике кәҗә, берсен сатыйк булмаса,- ди. Риза булдым. Бер ял көнендә кәҗәне мөгезеннән бауга бәйләдем дә, базарга киттем. Ул вакытта вак-төяк мал сату урыны хәзерге "Ратмир" белән "Раздолье" кибетләре арасында...
Хуҗалыгыбызда ике савым кәҗә асрый идек. Сөтне дә хәйран гына бирәләр, сыйфаты да яхшы. Бервакыт хатын :
-Нәрсәгә инде безгә ике кәҗә, берсен сатыйк булмаса,- ди. Риза булдым. Бер ял көнендә кәҗәне мөгезеннән бауга бәйләдем дә, базарга киттем. Ул вакытта вак-төяк мал сату урыны хәзерге "Ратмир" белән "Раздолье" кибетләре арасында иде. Минем сату осталыгым юк, гел оттыру ягында. Бу юлы да кәҗәне киртә буендагы бер агачка бәйләп, "бәясе 1000 сум" дип алдан язылган кәгазьне мөгезенә тишеп керттем дә, базарны әйләнеп килим әле дип китеп бардым. Кәҗә кирәк булган кеше мине көтәр, янәсе. Базарда шактыйдан күрешмәгән дуслар очрады. Кыскасы, ни өчен килүемне онытып җибәргәнмен. Бермәл шул искә төшмәсенме! Вакыт инде төшкә авышып килә иде. Чаптым кәҗәмнең хәлен белергә. Килсәм, базар инде таралган, минем кәҗәдән башка эт тә юк. Мине күрүгә ул башын читкә борды, карашында зур үпкә иде. Аны җитәкләп, кире өйгә алып кайтып киттем.
Шул хәлдән соң "сатлык" кәҗәбез безнең хуҗалыкта берничә ел яшәде әле, әмма миңа карата мөнәсәбәте башка иде инде. Сатарга алып барганым өчен кичерә алмагандыр...
Мәкъсүт, Туеш бистәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев