Вахит балаларын мәктәпкә ни өчен автобус йөртми?
Безнең балалар Вахит авылыннан Янил авылына җәяүләп укырга йөриләр. Балаларны йөртү өчен мәктәпләргә автобуслар бирелде, ләкин бездә булган мөмкинлекләр дә файдаланылмый. Автобусны сентябрь аенда мәктәп ишегалдына кертеп куйганнар иде, ул бүгенге көнгә кадәр шунда тора. Барыбыз да балаларны шәхси машиналарда йөртә алмыйбыз бит. Урамда кышкы салкыннар, бураннар башланды. Безгә нишләргә,...
Безнең балалар Вахит авылыннан Янил авылына җәяүләп укырга йөриләр. Балаларны йөртү өчен мәктәпләргә автобуслар бирелде, ләкин бездә булган мөмкинлекләр дә файдаланылмый. Автобусны сентябрь аенда мәктәп ишегалдына кертеп куйганнар иде, ул бүгенге көнгә кадәр шунда тора. Барыбыз да балаларны шәхси машиналарда йөртә алмыйбыз бит. Урамда кышкы салкыннар, бураннар башланды. Безгә нишләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә икән?
Вахит авылының әти-әниләре һәм газета укучылары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев