Боз астына киткән машина эчендә ике кеше булган
Мамадыш районының Сотово авылында булган бәхетсезлек очрагы хакында хәбәр иткән идек инде. Мамадыш районының "Нократ" газетасы сайтында фаҗига хакында тулырак мәгълүмат бирелә: УАЗ автомобилендә ике ир кеше булган, берсе бозлы судан үзе йөзеп чыккан, аны коткаручылар каршы алып, медицина ярдәме күрсәткәннәр. Икенче ир-атның язмышы әлегә билгесез. Алдан фаразлар буенча алар...
Мамадыш районының Сотово авылында булган бәхетсезлек очрагы хакында хәбәр иткән идек инде. Мамадыш районының "Нократ" газетасы сайтында фаҗига хакында тулырак мәгълүмат бирелә: УАЗ автомобилендә ике ир кеше булган, берсе бозлы судан үзе йөзеп чыккан, аны коткаручылар каршы алып, медицина ярдәме күрсәткәннәр. Икенче ир-атның язмышы әлегә билгесез.
Алдан фаразлар буенча алар Кама елгасы буенда балыкчы дусларын көткәннәр, борылыш ясаган вакытта автомобиль суга төшкән, шуннан соң боз астына киткән.
Хәзерге вакытта коткаручылар отряды һәм МЧС хезмәткәрләре эшли, дип яза http://www.mamadysh-rt.ru/obshchestvo/item/13024-v-mashine-kotoraya-ushla-pod-led-v-mamadyshskom-rajone-bylo-dvoe-chelovek
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев