“IT-чемпион” җиңүчеләре билгеле (исемлек)
Мәктәп укучылары арасында уздырылучы "IT-чемпион" республика конкурсы елдан-ел популярлаша. Укучылар өлкәннәргә дәүләт муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) теркәлеп, шәхси кабинет аша түләүләр башкарырга ярдәм иттеләр. Өлкән кеше исә үз чиратында порталның шәхси кабинетында балаларның логиннарын саклап, аларга баллар китерде. Укучыларга өлкәннәрнең шәхси кабинетын теркәгән өчен дә, аңа кереп башкарылган һәр түләүгә...
Мәктәп укучылары арасында уздырылучы "IT-чемпион" республика конкурсы елдан-ел популярлаша. Укучылар өлкәннәргә дәүләт муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) теркәлеп, шәхси кабинет аша түләүләр башкарырга ярдәм иттеләр. Өлкән кеше исә үз чиратында порталның шәхси кабинетында балаларның логиннарын саклап, аларга баллар китерде. Укучыларга өлкәннәрнең шәхси кабинетын теркәгән өчен дә, аңа кереп башкарылган һәр түләүгә (газ, торак-коммуналь хезмәтләр, элемтә челтәре өчен һ.б.) дә баллар исәпләнде.
30 ноябрьдә бәйгенең икенче этабы тәмамланды. Икенче этап җиңүчеләрне, беренче этап җиңүчеләре белән бергә 19 декабрь көнне Казанның IT-парк бинасында узган тантанада бүләкләячәкләр. I этап җиңүчеләре - планшет-компьютер, II этап җиңүчеләре смартфон белән бүләкләнәчәк.
Районыбыздан икенче этап җиңүчеләре - чемпионнары менә кемнәр:
Тимофеева Юлия, Поч.Сутер мәктәбе, 5 сыйныф, 6064 б.
Гатина Ләйлә, Байлангар мәктәбе, 2 сыйныф, 2416 б.
Галиев Дилүс, Байлангар мәктәбе, 9 сыйныф, 1756 б.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев