Кукмара районында «Дус балалар бакчасы серләре» дип исемләнгән район конкурсы оештырылды
Конкурста шәһәр балалар бакчаларыннан 9 команда — әти-әниләр комитетлары катнашты.
Манзарас урта мәктәбендә «Дус балалар бакчасы серләре» дип исемләнгән район конкурсы узды. Әлеге чара Россиядә мәктәпкәчә белем бирү елы кысаларында оештырылды.
— Республика буенча мондый бәйге нибары ике районда гына үткәрелә. Быел без дә үз осталыкларыбызны сынап карарга булдык. Конкурсның оештыручылары — район мәгариф идарәсе һәм ата-аналар өчен төбәк мәйданчыгы булып торучы «Кояшкай» балалар бакчасы, — диде район мәгариф идарәсе методисты Гөлназ Хәйруллина. — Чараның төп максаты — балалар бакчасы, педагоглар һәм әти-әниләр арасында дустанә хезмәттәшлекне ныгыту, элемтәне тагын да көчәйтү.

Бәйгедә катнашучы командаларны район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова сәламләде, үзенең изге теләкләрен ирештерде.
Конкурста шәһәр балалар бакчаларыннан 9 команда — әти-әниләр комитетлары катнашты. Алар алдан әзерләгән проектларны яклады, визит карточкалары тәкъдим итте, шулай ук биремнәр үтәде. Күргәзмәләрдә, чыгышларда Халыклар бердәмлеге һәм Ватанны саклаучылар елы темалары чагылыш тапты, төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләре, милли киемнәре, аш-сулары тәкъдим ителде, батырлык, туган илгә тугрылык аерым урын алып торды, мастер-класслар да күрсәтелде.
— Мин — ике бала әнисе. Олы кызыма — 8, кечкенәсенә — 2 яшь. Без бу чарада «Йолдызлык» балалар бакчасын тәкъдим иттек. Әзерлек бик җитди барды. Көн саен эштән соң бакчага җыелдык, җырлар кабатладык, биюләр өйрәндек, конкурс программасын уйладык. Чыгышыбызда «Малахов» тапшыруын сәхнәләштереп күрсәттек. Һәр төркемнең дә әти-әни комитетлары бик актив булды, — дип сөйләде Оксана Дмитриева.

Бәйге нәтиҗәләре буенча «Йолдызлык» балалар бакчасы командасы Гран-Прига лаек булды. Алар, жюри тарафыннан иң югары бәя алып, үзләренең бердәмлеген, иҗади якын килүен һәм ныклы әзерлеген күрсәтте.
«Дус балалар бакчасы серләре» конкурсы чын бәйрәм рухында узды. Ул педагогларны, балаларны һәм әти-әниләрне берләштергән, тәҗрибә уртаклашу, иҗади фикер алышу мәйданчыгына әверелде.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев