Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Мал табибы Райнур Шәрәфиев: «Авылда эшләүчеләргә ярдәм күп, курыкмыйча эшләргә генә кирәк»

    Яңа ел алдыннан Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

    Иң югары  нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы 100 авыл хуҗалыгы хезмәткәре 100әр мең сумлык премиягә ия булды. Алар арасында республика районнарыннан килгән 15 мал табибы да бар иде. Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, ветеринария табибы авыл хуҗалыгы тармагында иң кирәкле, шул ук вакытта җаваплы һөнәр ул, җиңүчеләргә дә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. 

    Кукмара районының “Урал” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы хезмәткәре Райнур Шәрәфиев тә «Иң яхшы ветеринария табибы» номинациясе җиңүчеләре рәтендә иде.

    Райнур тумышы белән Кукмараның Балыклы авылыннан. Тугызынчы сыйныфтан соң өч ел күрше авылдагы училищеда укый, аннан машинист-тракторчы һәм токарь белгечлеген алып чыга. Аннары Казан ветеринария институтына укырга керә ул.

    – Әни укытучылыкка бармыйсыңмы дип караган иде дә, мин ветеринария институтына барырга булдым. Дөресен әйткәндә, башка уку йорты турында бик белеп тә бетерми идек инде, үз авылыбыздагы күп егетләр шул уку йортында укыды. Мин дә шул тапталган сукмактан барасы иттем. Авыл кешесе мал асрап яши, бала вакыттан бирле терлек арасында чуалып үстек. Күңелгә иң якыны да шул булгандыр, – ди Райнур.

    Казан дип хушы китеп тормагач, институтны тәмамлауга ук, ул үз районына кайтып китә. Башта ике ел Тукай хуҗалыгында эшли. Аннары ун еллап район авыл хуҗалыгы идарәсендә һәм Вамин системасында эшләп ала. Дүрт ел элек үз авылына кайтып, “Урал” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында баш ветеринар белгеч булып эшли башлый. Хатыны да шул хуҗалыкта эшли, өч ир бала тәрбияләп үстерәләр.

    – Безнең “Урал” хуҗалыгы алдынгылар рәтендә. Эшләр өчен бөтен уңайлыклар, мөмкинлекләр дә бар. Яңа технологияләр, яда препаратлар, алымнар кулланып эшлибез, шуның белән эшнең нәтиҗәсе дә күренә. Семинарларга еш йөрибез. Читкә чыгып, яңалыклар белән танышып, тәҗрибә алып кайтабыз. Җитәкчебез Газинур Хәбибрахманов та алга карап эш итә торган, тәҗрибәле кеше.

    Яшьләр бездә күп эшли. Хәзер авылда яшәмәслек түгел. Авылга эшкә кайткан ике егетебезнең берсе дәүләт ярдәме белән йорт салды, икенчесе сатып алды. Эш хакын вакытында биреп баралар. Авылда эшләүчеләргә ярдәм күп, курыкмыйча эшләргә генә кирәк, – ди Райнур.   

    Дилбәр Гарифуллина/ "Шәһри Казан"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: