Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Күпме юллар йөргән ул

    Армиядән кайтуына, Уразай авылы егете Васил Кәримуллинга ЗИЛ йөк машинасын йөртүне ышанып тапшыралар. Туган колхозына хезмәт итеп, ул үткән юлларны исәпләп карасаң, Калининградтан Камчаткага кадәр сузылыр иде, мөгаен. Аңа иң җаваплы эшләрне йөклиләр. Әйтик, ерак Омск өлкәсеннән нәселле сарыклар алып кайтырга туры килә. Фидакарь хезмәте өчен III дәрәҗә "Хезмәт даны"...

    Армиядән кайтуына, Уразай авылы егете Васил Кәримуллинга ЗИЛ йөк машинасын йөртүне ышанып тапшыралар. Туган колхозына хезмәт итеп, ул үткән юлларны исәпләп карасаң, Калининградтан Камчаткага кадәр сузылыр иде, мөгаен. Аңа иң җаваплы эшләрне йөклиләр. Әйтик, ерак Омск өлкәсеннән нәселле сарыклар алып кайтырга туры килә. Фидакарь хезмәте өчен III дәрәҗә "Хезмәт даны" ордены, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең (ВДНХ) бронза медале, мактау кәгазьләре,"Унынчы бишьеллык ударнигы" билгесе белән бүләкләнә. Ул әле дә авыл халкының гозерен искә алып, такта яру цехын эшләтү хәстәрен күреп йөри. Гаилә тормышы да көйле аның. Чишмәбаш авылы кызы Рәмзия белән ике бала үстереп, югары белем алырга мөмкинлек бирделәр. Кызлары Зилә Казанда балалар укыта, уллары Дилүс тә - укытучы, Лельвиж мәктәбендә белем бирә. Һәркайсының үз гаиләсе. Кәримуллиннар нәселе якыннарының, халыкның ихтирамын тоеп яши.

    Реклама

    Радик МОСТАФИН

    фото: http://remont.komimarket.ru/modules/news/article.php?storyid=3649

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: