Туганың белән көндәш түгел, аңа терәк булырга кирәк.
Минемчә, гаиләдә абый-эне яки апа-сеңел арасында көндәшлек булуы — гадәти хәл. Кайвакыт моны үзебез дә сизмибез.
Әти-әниебез кемгәдер күбрәк игътибар бирсә, күңелдә: «Ә нигә миңа алай түгел?» — дигән сорау туа. Минем дә кечкенә вакытта шундый хисләр кичергәнем булды. Мәсәлән, сеңлемне әти-әни күбрәк мактаганда, мин үземне кирәксезрәк итеп тойдым. Ул яхшы билге алса — барысы да сөенә, ә мин шулай ук тырышсам да, моңа әллә ни игътибар бирмиләр кебек иде. Шунда сеңлемә карата үпкә дә барлыкка килүен хәтерлим.
Әмма үсә төшкәч, һәр баланың үзенчә кадерле икәнен аңладым. Берсенә күбрәк ярдәм кирәк булырга мөмкин, икенчесенә — мактау. Әти-әни кайвакыт моны безгә аңлатып тормый, шуңа күрә без үзебезне чагыштыра башлыйбыз. Туганың белән көндәш түгел, аңа терәк булырга кирәк. Чөнки дөньяда безнең белән бергә үсеп, балачак хатирәләрен уртаклашкан кеше — нәкъ менә абый-энебез яки апа-сеңелебез.
Исемем редакция өчен генә
Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды
Нет комментариев