Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Яңа елны - яңа җитәкче белән

    Яңа ел бәйрәме алдыннан районга эшлекле сәфәр белән ТР буенча Эчке эшләр министры генерал-лейтенант Әсхәт Сәфәров килде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә киңәшмә уздырганнан соң, бүлек җитәкчесе итеп полиция полковнигы Гарәфиев Зөфәр Юныс улын билгеләде.

    Реклама

    Зөфәр Юныс улы Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлый. Эчке эшләр органнарында 1991 елдан хезмәт итә. Соңгы биш елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлегендә «Столбище» полиция бүлекчәсен җитәкли.
    Министр Зөфәр Гарәфиевны югары потенциаллы җитәкче дип характерлады, алдагы хезмәтендә уңышлар теләде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: