Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмараның яшь йолдызчыклары “Созвездие-Йолдызлык”та җиңү яуладылар (+ФОТО)

    Казанның "Уникс" концертлар залында "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең финалы узды. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Кукмарадан 150ләп бала фестивальнең "Вокаль ансамбльләр", "Вокал-соло", "Конферансье" номинацияләрендә көч сынашты. "Выше радуги" вокаль-хореография ансамбле (уртанчылар төркеме, җитәкчеләре Венера Гыйләҗева), конферансье Ислам Шәйдуллин һәм Әнвәр Хәсәновлар дуэты (җитәкчеләре Регина Ваккасова) - беренче, "Улыбка" (җитәкчеләре...

    Казанның "Уникс" концертлар залында "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең финалы узды. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Кукмарадан 150ләп бала фестивальнең "Вокаль ансамбльләр", "Вокал-соло", "Конферансье" номинацияләрендә көч сынашты.

    "Выше радуги" вокаль-хореография ансамбле (уртанчылар төркеме, җитәкчеләре Венера Гыйләҗева), конферансье Ислам Шәйдуллин һәм Әнвәр Хәсәновлар дуэты (җитәкчеләре Регина Ваккасова) - беренче, "Улыбка" (җитәкчеләре Лилия Нурмеева), "Выше радуги" (кече яшь категориясе, җитәкчеләре Венера Гыйләҗева) - икенче, "Киндер сюрприз" (күппрофильле лицей, җитәкчеләре Миләүшә Закирова) өченче урынны алдылар.

    Ирек Хаматдиновка (җитәкчесе Лилия Хөснетдинова) "Вокал-соло" номинациясендә махсус бүләк бирелде. Зоя Краснова, Адилә Сабирова (күппрофильле лицей), Эльза Сагеева (вокал-соло), "Конферансье" номинациясендә Руслан Константинов, Анастасия Сабанчеева, Динара Галиева һәм Инсаф Вилдановлар, "Импульс" вокаль ансамбле фестивальнең дипломантлары булдылар.

    25 апрельдә "Пирамида" күңел ачу комплексында фестивальнең йомгаклау концерты узачак. Концертта конферансье Ислам Шәйдуллин һәм Әнвәр Хәсәновлар, "Выше радуги" вокаль-хореография ансамбле дә чыгыш ясаячак.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: