Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Рәхимуллин Райнур Рәхимулла улының 80 яшьлек юбилее!

19 февраля 2021, 15:01

527

0

0

Зур Кукмарада яшәүче Рәхимуллин Райнур Рәхимулла улы 15 февральдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Хөрмәтле Райнур Рәхимулла улы! Сез бөтен хезмәт эшчәнлегегезне авыл хуҗалыгының игенчелек тармагын үстерүгә багышладыгыз. Үҗәт, максатчан булуыгыз нәтиҗәсендә, һәрвакыт куелган бурычларны арттырып үтәүгә ирештегез, яшь буын агрономнарга да киң күңелле остаз идегез.

Туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз нык, гомерегез озын булсын. Һәрвакыт көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел булып, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, якыннарыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез.

Ихтирам белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективы.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев