Манзарас мәктәбе “Иң яхшы музей” республика конкрсында өченче урынны алды
Идел буе Федераль округында узган "Жиңү" иҗтимагый проекты кысаларында үткәрелгән "Иң яхшы музей" (экспозиция музее) республикакүләм конкурсына йомгак ясалды. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган һәм яшьләргә әдәби-патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән әлеге конкурста республиканың мәктәп, көллият һәм техникумнары катнашты. әлеге бәйгедә Манзарас урта мәктәбе өченче урынны алды.
Нет комментариев