Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хезмәттәшебез Лилия Нургалиеваны туган көне белән котлыйбыз!

14 января 2016, 04:17

904

0

0

Бүген хезмәттәшебез, "Хезмәт даны" газетасының баш мөхәррир урынбасары, җаваплы сәркатип Нургалиева Лилия Валериановнаның туган көне!

Хезмәттәшебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас котлыйбыз! Гыйнвар салкыннарында туган булсаң да, һәркемгә җылылык бирә торган кайнар йөрәгеңә тагын да көч-куәт өстәлсен. Кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй, күңелең матур, даладай киң булсын. Саулык-сәламәтлек, иминлек, ак бәхетләр, иҗади уңышлар, тигезлек сиңа!

Тусаң да син гыйнварда,

Кышкы суык бер көндә,

Ләкин синнән кешеләргә

Һәрчак җылы бөркелә.

Изгелек ул җирдә ятмый,

Булмый аны онытып.

Гомер буе яшә шулай

Кешеләрне җылытып.

Ерак калмады язга да,

Кояш яктырак карый.

Кышның шундый бер көнендә

Җиргә тусаң да ярый.

Җылы язлар килгән чакта

Йөрәккә сөю дәшә,

Син дә шулай гомер буе

Сөеп, сөелеп яшә!

Кояш кешеләр йөзенә

Елмаю булып куна.

Син дә яшә бу дөньяда

Бәхетле булып кына.

Иң изге теләкләр белән "Хезмәт даны" газетасы редакциясе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk