Яхшылыкка яхшылык белән түлик
Моңарчы җәй көне сөтнең бер литрына 18 сумнан акча алганыбыз булмады. Җәй көне сөтнең бәясе 10-12 сумга кадәр төшеп бетә иде. Тырыш авылы халкы сөт акчаларын вакытында алып бардылар, ә безгә - яңасардеклеләргә шул 10-12 сумны да вакытында түләмичә йөрттеләр. Вахитов исемендәге хуҗалык җыя башлагач кына сөтнең нинди кадерле продукция...
Моңарчы җәй көне сөтнең бер литрына 18 сумнан акча алганыбыз булмады. Җәй көне сөтнең бәясе 10-12 сумга кадәр төшеп бетә иде. Тырыш авылы халкы сөт акчаларын вакытында алып бардылар, ә безгә - яңасардеклеләргә шул 10-12 сумны да вакытында түләмичә йөрттеләр. Вахитов исемендәге хуҗалык җыя башлагач кына сөтнең нинди кадерле продукция икәнен аңладык. Әмма Тырыш халкы сөтне Вахитов исемендәге хуҗалыкка тапшырмыйча, башка сөт җыючыларга бирә икән. Югыйсә, алар акчаны да азрак түлиләр, ди. Таралып бетә язган фермаларын кабат торгызып, үзләрен эшле иткән җитәкчегә ярдәм итсәләр, шул сөт акчаларының үзләренә хезмәт хакы да булып кайтачагын ник аңламыйлар икән?! Вахитов исемендәге хуҗалык Сәрдекбаш мәктәбенә 50 мең, Сабантуй уздыру өчен 40 мең сум ярдәм күрсәткән дип сөйләделәр. Ул аны сезгә матур булганыгыз өчен бирмәгәндер дип уйлыйбыз. Бергә-бергә ярдәмләшеп эшлик дигән ният белән ярдәм күрсәткәндер. Без дә яхшылыкка яхшылык белән җавап кайтарсак иде.
Исемемне Яңа Сәрдек авылыннан гаделлек яратучы кеше дип куярсыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев