Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Әйтер сүзем бар...

Шулай да була: тешлэр дә картая икән

Картлык шундый нәрсә, синең һәрбер әгъзаңны, һәрбер тамырыңны, һәрбер күзәнәгеңне үз артыннан өстери.

Ирем тешен чистарткан саен миңа: «Яшь чагында теш пасталары бик әйбәт, тешләрем ап-ак булып кала иде, хәзер юньле паста да алып кайтмыйсың, — ди. — Чистартам, чистартам, тешләрем һич кенә дә агармый бит...»

— Үз гомереңдә берәр тапкыр паста алганың бармы, исеңә төшер әле? — димен. — Кибеткә төш тә, кибетчеләрдән шәп паста сора, аннан тешең ап-ак булыр.

Алып кайтты бит, ләкин тешләре генә агармый.

— Мин ничек агартуның ысулын беләм: чәй содасы кулланып кара.

— Агармады аның белән дә.

— Соң, җаныкаем, сиңа ничә яшь соң? Бу яшьтә күпләрнең авызларында куйган теш. Каралган булса да, синең — үзеңнеке, күзләр тимәсен, рәхәтләнеп чәйнәп ашыйсың, шуңа сөен, — димен. — Яшь вакытта гына тешләр ап-ак була, үзең картайгач, алар да картаялар шул...

Менә шулай, тешләр темасында, тормыш юлдашым — мине авырлыклардан саклаучым белән, пастада гаеп түгеллегенә инандык.

Картлык шундый нәрсә, синең һәрбер әгъзаңны, һәрбер тамырыңны, һәрбер күзәнәгеңне үз артыннан өстери. Бу — табигать законы, аны үзгәртергә беркемнең дә көченнән килгәне юк әле. Шулай бит, милләттәшләрем.

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев