Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Җәмәгатьчелек инспекторлары кирәк

Кукмара районы җирлеге елгаларга, ясалма сулыкларга - күлләргә бик бай. Әлеге сулыкларга балык чирттерергә хәтта күрше Киров өлкәсеннән дә һәвәскәр балыкчылар килә. Әмма кайберәүләр Аллаһ тарафыннан бирелгән шушы байлыкларга төрлечә зыян салалар. Сулыкларга аркылы капрон ятьмәләр кую, балыгын җыеп алганда көчле аккумуляторлар кулланып, барлык җан ияләрен юк итү очракларына еш...

Кукмара районы җирлеге елгаларга, ясалма сулыкларга - күлләргә бик бай. Әлеге сулыкларга балык чирттерергә хәтта күрше Киров өлкәсеннән дә һәвәскәр балыкчылар килә. Әмма кайберәүләр Аллаһ тарафыннан бирелгән шушы байлыкларга төрлечә зыян салалар. Сулыкларга аркылы капрон ятьмәләр кую, балыгын җыеп алганда көчле аккумуляторлар кулланып, барлык җан ияләрен юк итү очракларына еш юлыгырга туры килә. Бу явызлыкларга түзә алмыйча, хәтта көч куллануга кадәр барып җитәбез, әмма су буенда сугышып ятудан ни мәгънә?!

Элек табигатьне саклау буенча "җәмәгатьчелек инспекторы" дигән хезмәт бар иде. Мин берничә тапкыр шундый шаһәдәтнамә бирүләрен сорап, экология инспекторы Наил Галиевка мөрәҗәгать итеп карадым, ләкин ул әлеге вәкаләт аның вазыйфаларына кермәвен әйтте. Бер караганда, бу эш бернинди чыгымнар да сорамый бит. Шушы башлангычны яңадан торгыза алсак, браконьерлык һәм башка башбаштаклыкларга чик куелыр иде. Бу үтенеч җавапсыз калмас дип ышанам.

Максүт, һәвәскәр балыкчы, Туеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев