Кышка әзер аш
(Кукмара, 2 сентябрь, "Хезмәт даны", Гөлия Нуриева) Салат ясау өчен түбәндәгеләр кирәк булачак: 500 грамм кәбестә, 150шәр грамм кишер, суган, помидор, татлы борыч, бер аш кашыгы тоз, ярты аш кашыгы шикәр комы, 30 миллилитр сыек май, ярты стакан су, 25 миллилитр аш серкәсе, 4 тырнак сарымсак, 2 данә дәфнә яфрагы,...
(Кукмара, 2 сентябрь, "Хезмәт даны", Гөлия Нуриева) Салат ясау өчен түбәндәгеләр кирәк булачак: 500 грамм кәбестә, 150шәр грамм кишер, суган, помидор, татлы борыч, бер аш кашыгы тоз, ярты аш кашыгы шикәр комы, 30 миллилитр сыек май, ярты стакан су, 25 миллилитр аш серкәсе, 4 тырнак сарымсак, 2 данә дәфнә яфрагы, яшел тәмләткечләр.
Барысын да турап, кишерне эре угычтан уып, тоз, шикәр комы, су, сыек май, дәфнә яфрагын салып, 20 минут томалап пешерәбез. Сарымсак белән тәмләткечләрне уттан алырга 5 минут кала салабыз. Аш серкәсе өстәп, яхшылап болгаткач, стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Яшелчәләр нык пешеп җитмичә, бераз кетердәп торырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев