Коллективта гайбәт: тыштан елмаялар, эчтән көнләшәләр
Вакыт узу белән шуны аңладым: кешеләрнең көнләшүе — күбрәк аларның үз проблемасы.
Мин эшләгән коллективта барысы да тыныч кебек күренә. Елмаеп исәнләшәбез, бергә чәй эчәбез. Ләкин кайчак шул елмаюлар артында гайбәт һәм көнләшү яшеренгәнен сизәм.
Берәр уңышка ирешсәң, кайберәүләр чын күңелдән шатланмый. Артыңнан төрле сүзләр йөргәнен ишетәсең. Башта мин моңа бик борчыла идем. Кайчак гайбәт сүзләр колакка килеп керә дә, күңелне авырттыра. Эшкә килү теләге дә кими. Үзеңне чит кеше кебек хис итә башлыйсың. Ләкин вакыт узу белән шуны аңладым: кешеләрнең көнләшүе — күбрәк аларның үз проблемасы.
Хәзер мин гайбәткә артык игътибар бирмәскә тырышам. Үземнең эшемне тыныч кына башкарырга, артык сүзгә кермәскә өйрәнәм. Чөнки коллективта тынычлык саклау өчен һәркем иң элек үзеннән башларга тиеш. Ә күңелең чиста булса, чит сүзләр озак яраламый икән.
Ләйсән, Кукмара
Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев