Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Әйтер сүзем бар...

Канализация чүп савыты түгел: Анда киемнәр, телефон, хәтта акчалар да бар

Шәхси хуҗалыкта яшибез, канализация торбалары тыгылудан куркып торабыз.

Беркөнне ТНВ каналыннан канализацияне чүп белән тутырулары турында тапшыру булды. Аннан ниләр генә чыкмый: киемнәр, телефон, хәтта акчалар да бар. Канализация ул чүп савыты түгел, бары тик юынтык суларны агызу өчен эшләнгән. 

Алда язылган әйберләрне өлкәннәр салмыйдыр, бу бала-чага эшедер дип уйлыйм. Үзем белгән ханымның: «Кечкенә оныгым бәдрәфкә кием белән керә дә киемсез чыга», — дип әйткәне бар. Чишенеп, киемнәрен унитаздан агызып җибәрә икән. Менә балалар белән шундый хәлләр дә була. Аларга кызык бит. Ә торбалар тула, тыгыла, сафтан чыга. Аларны тәртипкә китерергә меңнәр, хәтта миллионлаган сумнар кирәк булуын да билгеләп үттеләр. Шуңа күрә өлкәннәр балаларга аңлатсыннар иде. 

Шәхси хуҗалыкта яшибез, канализация торбалары тыгылудан куркып торабыз. Хөкүмәт салган торбаларны да сакларга кирәк дип әйтүем. 

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев