Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Җитәкчегә рәхмәтебез зур

1 октябрь - Өлкәннәр көнен һәркайда бәйрәм итсәләр дә, безнең "Урал" күмәк хуҗалыгындагыча зурлап хөрмәтләү юктыр. Кеше нинди эштә эшләп лаеклы ялга чыкса да, һәр ел саен, бертигез итеп бик мулдан күчтәнәч бирелә, Олыяз мәдәният йортында тантаналы бәйрәм оештырыла. Инвалидлар, колхозчылар көнендә, Яңа ел, Җиңү бәйрәмнәрендә, Сабантуйда да мул табын...

1 октябрь - Өлкәннәр көнен һәркайда бәйрәм итсәләр дә, безнең "Урал" күмәк хуҗалыгындагыча зурлап хөрмәтләү юктыр. Кеше нинди эштә эшләп лаеклы ялга чыкса да, һәр ел саен, бертигез итеп бик мулдан күчтәнәч бирелә, Олыяз мәдәният йортында тантаналы бәйрәм оештырыла. Инвалидлар, колхозчылар көнендә, Яңа ел, Җиңү бәйрәмнәрендә, Сабантуйда да мул табын әзерләнә, күчтәнәчләр, бүләкләр бирелә.

Боларның барысын да безнең булдыклы, тырыш җитәкчебез - атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, "алтын йөрәкле кешебез" Газинур Хәбибрахманов оештыра. Аның кылган игелекле гамәлләрен санап бетерерлек түгел. Йорт салучы, бәлага таручыга матди ярдәм күрсәтелә. Даими рәвештә Казан артистларын чакырып торалар, концерт, спектакльләр өчен күмәк хуҗалык түли. Ялгызларны, мохтаҗларны ярдәменнән ташламый. Хезмәт кешесенә лаеклы ял - шифаханә, ял йортларына бушлай юллама бирелә. Мәктәпләргә ремонт эшләрендә булыша, ел саен кирәгенчә бушлай бәрәңгесен бирә, кирәк чакта техника белән тәэмин итә, экскурсияләр оештырырга мөмкинлек тудыра. Газинур Хатыйм улы булганын хезмәт кешесеннән кызганмый, шуңа күрә елның-елында уңыш та мул була, эше дә алга бара.

Без шундый җитәкчебез белән горурланабыз һәм аны бик хөрмәт итәбез.

Роза САЛИХОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев