Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Җәен иртәрәк уңыш алу өчен яшелчә орлыкларын көзен кайчан чәчәргә?

Җәен иртәрәк уңыш алу өчен яшелчәләрне кышка октябрь уртасыннан ноябрь башына кадәр чәчеп калдыралар. Кишер, петрушка, укроп, салат һәм шпинатны шушы айда чәчәргә кирәк. Бу вакытта туфракның температурасы 2-3 градуска кадәр түбәнәя. Иртәрәк чәчкән очракта орлык артык үсеп китә һәм ул өшәячәк. Орлыкны көздән чәчү уңышны 10-12 көнгә иртәрәк алырга...

Җәен иртәрәк уңыш алу өчен яшелчәләрне кышка октябрь уртасыннан ноябрь башына кадәр чәчеп калдыралар. Кишер, петрушка, укроп, салат һәм шпинатны шушы айда чәчәргә кирәк.

Бу вакытта туфракның температурасы 2-3 градуска кадәр түбәнәя. Иртәрәк чәчкән очракта орлык артык үсеп китә һәм ул өшәячәк. Орлыкны көздән чәчү уңышны 10-12 көнгә иртәрәк алырга мөмкинлек бирә. Уңышы да мулрак була. Аннан бакчачының язга башка эшләрне башкару өчен вакыты да күбрәк кала.

Орлыкны алдан әзерләп куелган түтәлгә чәчәләр. Орлыкның күләме язгы чәчелешнекеннән 1,5 мәртәбә күбрәк булырга тиеш. Түтәл өстенә черемә яки торф сибәргә дә онытмагыз. Орлыкны чәчү тирәнлеге, өстенә җәелгән торф яки черемәне дә исәпкә алып, язгы чәчелешнекеннән 0,5 сантиметрга тирәнрәк булырга тиеш.

Салкыннар башланырга 2-3 атна кала (октябрь башы - ахыры) суган утырталар. Суган алу өчен диаметры 1 сантиметрдан артмаган орлык суган утыртырга кирәк. Көздән утыртылганда суган эре була һәм тизрәк җитешә.

Урта полосада сентябрьнең соңгы атнасында сарымсак утырталар. Салкыннар башланганчы сарымсак ныгып калырга, тамыр җибәрергә тиеш. Сарымсак түтәленең рәтләре арасында - 25, ике сарымсак арасында 7-15 сантиметр калырлык булсын. Утырту тирәнлеге - 3-5 сантиметр. Түтәлгә 1,5-2 сантиметр калынлыгында черемә яки торф сибәргә кирәк. Утырту өчен сарымсакның эрерәкләрен сайлагыз. Чери башлаган, кабыгы чатнаган сарымсакны орлык итеп кулланырга кирәкми.

Сарымсакны бәрәңге, суган үскән түтәлгә утыртмагыз. Ә менә кузаклылар, кабак, кәбестә, петрушка, укроп үскән түтәлдә сарымсак мул уңыш бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев