Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзең теләгәнне аңа бирерсең!

Мөхтәрәм җәмәгать, Әбү Хәнифәнең гаделлек сыйфатына да ия булуын күрсәтә торган тагын бер кечкенә генә хикәяне сөйләп үтәсем килә. Бер кеше бик каты авырып китә дә, үләр алдыннан күршесенә мең дирхәм салынган кошелёгын, ягъни янчыгын тапшыра һәм әйтә: - Минем кечкенә улым үскәч, шушыннан үзең теләгәнне аңа бирерсең! Малай үсеп...

Мөхтәрәм җәмәгать, Әбү Хәнифәнең гаделлек сыйфатына да ия булуын күрсәтә торган тагын бер кечкенә генә хикәяне сөйләп үтәсем килә.

Бер кеше бик каты авырып китә дә, үләр алдыннан күршесенә мең дирхәм салынган кошелёгын, ягъни янчыгын тапшыра һәм әйтә:

- Минем кечкенә улым үскәч, шушыннан үзең теләгәнне аңа бирерсең!

Малай үсеп балигъ булгач, бу кеше аңа фәкать буш янчыкны гына бирә. Егет Әбү Хәнифә янына барып, вафат булган әтисенең васыяте һәм күршесенең аңа буш янчыкны гына биргәне турында сөйли. Әбү Хәнифә хәзрәтләре шул намуссыз кешене чакыра да, шулай дип әйтә:

- Бу егетнең әтисе үләр алдыннан сиңа янчыкны тапшырганда "шушыннан үзең теләгәнне аңа бирерсең" дип әйткән иде. Шулай булгач, син вафат булган күршеңнең улына мең дирхәмне бирергә тиеш.

- Ничек инде шулай? - дип аптырады теге кеше.

- Шулай, - диде имам, хәйләкәр генә елмаеп. - Чөнки син үзең өчен мең дирхәмне теләдең, ә васыять шарты буенча үзеңә теләгәнне син бу егеткә тапшырырга тиеш. Менә шулай!

Имам-әгъзамның шушы хикмәтле дә, хәйләле дә карарын берничек тә кире кага алмаган теге ир, егеткә мең дирхәмне бирергә мәҗбүр була.

Әлеге хикәядә зур хикмәт һәм гыйбрәт бар, җәмәгать! Чөнки анда чын мөселманның әдәбен чагылдыра торган бик мөһим кагыйдә турында әйтелә. Ә ул кагыйдә шундый: үзеңә нәрсә телисең, башкаларга да шуны телә! Икенче төрле итеп әйткәндә: башкаларга үзеңә теләгәнне теләми торып, кеше чын мөэмин була алмый.

http://fifasoccerblog.com/files/2009/05/bag-of-coins.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев