Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янил мәктәбе укучылары Кырлайны күреп кайткан

Без, 8-9 сыйныф укучылары, Кырлай авылына экскурсиягә бардык Әлеге сәяхәтне түземсезлек һәм дулкынлану белән көтеп алдык. Сыйныф белән ял итү, яңа урыннар күреп кайтудан да күңеллерәк тагын нәрсә була ала?! Юлда барганда кызыклы әңгәмәләр кордык, күрше Балтач, Арча районнарының авылларын күзәттек. Авыл исемнәренең тарихы, килеп чыгышы белән кызыксындык. Юлда Тукайга...

Без, 8-9 сыйныф укучылары, Кырлай авылына экскурсиягә бардык Әлеге сәяхәтне түземсезлек һәм дулкынлану белән көтеп алдык. Сыйныф белән ял итү, яңа урыннар күреп кайтудан да күңеллерәк тагын нәрсә була ала?! Юлда барганда кызыклы әңгәмәләр кордык, күрше Балтач, Арча районнарының авылларын күзәттек. Авыл исемнәренең тарихы, килеп чыгышы белән кызыксындык. Юлда Тукайга багышланган плакатларның күп булуы монда яшәешнең бөек шагыйрь белән бергә үрелеп баруы турында сөйли. Кырлай авылының төзеклеге, мәктәп, балалар бакчасы, биналарның үзенчәлекле, матур ремонтлануына игътибар иттек. Ә Габдулла Тукай музее тирәсендәге скульптуралар, аның чисталыгы һәркемне гаҗәпкә калдырырлык. Музейда безне Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар, тарихи экспонатлар күрсәттеләр. Сәгъди абзыйның бакчасында төзелгән парк та безгә бик ошады. Анда нәни Габдулланың Сәгъди абзый белән бергә утырткан наратын, Шүрәлене, Былтырны, "Апуш" чишмәсен күрдек. Экскурсия һәммәбезгә бик ошады һәм хәтеребездә күңелле истәлекләр калдырды.

Фәридә ГОБӘЙДУЛЛИНА, 8 сыйныф.

фото: http://rustik68.narod.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев