Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әй, малай, шәһәр кызы икенче инде

Чыбыксыз телефон бүген хәбәр җиткерде: күршегә кунак кызы кайткан, үзе курчактай матур, кигән киеме дә импорт, бик фасонный ди. Андый кызлар безнең авылга гел кайтмый. Эшләр беткәч, аннан-моннан капкаладым да клубка чаптым, егетләр белән сөйләшеп, чибәркәйне үзем озатырга исәп. Кыз, чыннан да, чибәр икән. Үзем дә төшеп калганнардан түгел, язгы...

Чыбыксыз телефон бүген хәбәр җиткерде: күршегә кунак кызы кайткан, үзе курчактай матур, кигән киеме дә импорт, бик фасонный ди. Андый кызлар безнең авылга гел кайтмый. Эшләр беткәч, аннан-моннан капкаладым да клубка чаптым, егетләр белән сөйләшеп, чибәркәйне үзем озатырга исәп.

Кыз, чыннан да, чибәр икән. Үзем дә төшеп калганнардан түгел, язгы чәчүдә дә, көзен дә исемем Мактау тактасыннан төшми. Күптән түгел генә районга чакырып, медален дә тагып кайтардылар, акчасы гына күренми.

Кыз башкалар кебек кәҗәләнеп тормады, бергә клубтан кайтырга риза булды. Кем белә, бәлки мине дә ошаткандыр. Кем дә бар әле ул минекедәй җилкәгә төшеп торган кара бөдрә чәчләр?!

Әй, малай, шәһәр кызы икенче инде. Тәмле исле хушбуй сөрткән, ахры, борыннарны кытыклый. Терлекчелектә эшләгән авыл кызларыннан ферма исе килә шул. Алай да без ияләнгән инде...

Безнең авыл уртасында зират, ул авылны икегә бүлеп тора. Урам буйлап йөри торгач, зират киртәсе янында эскәмиягә килеп утырдык. Азрак шүрләсәм дә, кунак кызы алдында сер бирмәдем. Сөйләшергә сүзләр табылды: ул үзенең авылын, әбисен сагынган булып чыкты.

Шулвакыт зират эченә күзем төште. И, Ходаем, үзең сакла, зират эченнән нәкъ безгә таба әкрен генә бер шәүлә килә. Ул да безне шәйләде, ахры, әкренәйде. Ләкин барыбер туктамый, якынлаша... Бу ни булыр?! Кеше дисәң, кеше түгел, кулы да юк, башы да күренми, җаны бардыр - селкенә. Әллә безне куркытыр өчен яшь җилбәзәк көтеп торганмы? Бәлки шайтан дигәннәре үзедер... Бер күз кырыем белән шәүләне күзәтәм, икенчесе белән кызга карыйм. Ул берни сизми, нидер сөйли. Әллә торып йөгеримме икән?! Юк, оят булыр, аяк тотмый, барып төшәрмен. Кадак белән кагып куйгандай тик утыра бирәм, шулай да нишләргә?

Шәүлә килеп җитеп, бер сүгенгәч, җаным урынына кире кайтты. Ул бездән курыккан, без аннан курыктык. Динмөхәммәт абый булып чыкты бу! Юлны кистереп кенә, зират аша чыгып, өенә кайтышы.

-Шайтан күрсәң, сүгенгәч кача, диләр бит. Сезнең аркада үземә күпме гөнаһ алдым, - дип, безнең янда хәл алды да, үз юлы белән китеп барды.

Дәлфирә ГАЛИМОВА

фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев