Укытучы Рәхилә Сәмигуллина бар күңеле белән балаларга белем бирә
Балачакның иң истә калган, күңелле мизгелләре башлангыч сыйныфта укыган елларга туры килә. Ул чорлар, күп еллар үтсә дә, онытылмый, кабат-кабат хәтердә яңара. Мәктәбебездә Рәхилә Сәмигуллина да инде 19 ел үзенең белемен, сәләтен, бар күңелен биреп башлангычларга белем бирә. Хезмәт юлын ул туган мәктәбендә өлкән пионервожатый буларак башлап җибәрә. Яшь кенә...
Балачакның иң истә калган, күңелле мизгелләре башлангыч сыйныфта укыган елларга туры килә. Ул чорлар, күп еллар үтсә дә, онытылмый, кабат-кабат хәтердә яңара. Мәктәбебездә Рәхилә Сәмигуллина да инде 19 ел үзенең белемен, сәләтен, бар күңелен биреп башлангычларга белем бирә.
Хезмәт юлын ул туган мәктәбендә өлкән пионервожатый буларак башлап җибәрә. Яшь кенә булуына карамастан, балалар күңеленә юл таба алу, гадел һәм риясыз булу, башкаларны аңлау, таләпчән һәм әдәп кагыйдәләрен саклау кебек сыйфатлары аңа эшендә уңышларга ирешергә ярдәм итә. Балаларны яратып эшләвен, оештыру сәләтен күреп, аңа директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары вазыйфасын тапшыралар. Чыннан да, Рәхилә бу хезмәтне дә җиренә җиткереп, иренмичә эшләде, укучыларның күңелендә калырлык бик күп бәйрәм чаралары, бәйгеләр оештырды.
Белем бирү, бала күңеленә тәрбия орлыклары салу, заманча технологияләр белән кораллану - һәммәсе укытучы өстенә йөкләнгән. Рәхилә Сәмигуллина да һәрдаим үз белемен күтәрергә, эзләнергә, яңалыкка омтылырга тырыша. Укучылары белән Интернет аша күп кенә конкурс-бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар алалар. Татар мультимедияле "Бала" китапханәсе үткәргән конкурста үзе дә, укучылары да җиңү яулап, Казанда бүләкләү тантанасында катнашып кайттылар, "Сабантуй" газетасы оештырган бәйгеләрдә дә алар җиңүче булдылар.
Рәсем, технология дәресләрендә ул матурлыкны күрә белергә өйрәтә, балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә зур әһәмият бирә. Бәйрәмнәр уңаеннан чыгарылган сыйныф стена газеталарында да Рәхилә апалары һәр баланың иҗади сәләтен күрсәтергә омтыла.
Мәктәбебездә үткәрелгән чараларның оста, ягымлы, матур тавышлы алып баручысы да әле ул. Рәхилә Сәмигуллина ата-аналарның хөрмәтен тоеп, рәхмәтләрен ишетеп, балаларны яратып, хезмәттәшләре белән дус-тату булып, дан-шөһрәт артыннан кумыйча, ихлас күңеленнән тырышып хезмәт итә, булганына шөкер итеп, дөнья малына алданмыйча, матур итеп яши белә. Тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ул район мәгариф бүлеге һәм республика мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.
Гөлсөяр МИФТАХОВА, Сәрдекбаш урта мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев