Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормыш өйрәтә

Көз җитеп, җиргә кырпак төшә башлагач, авыл халкы каз өмәләрен үткәрә башлаган көннәрнең берсендә, кышка утын хәзерләргә рөхсәт сорау максаты белән, Мөнир урманчы Шакирҗан абзыйның авыш (баганасы черегән) капкасын ачып керде. Иң беренче булып, аның күзе урманчының чиста ишегалдына, аннан лапас каршына тигез итеп өелгән утын әрдәнәләренә төште. Энәң төшсә...

Көз җитеп, җиргә кырпак төшә башлагач, авыл халкы каз өмәләрен үткәрә башлаган көннәрнең берсендә, кышка утын хәзерләргә рөхсәт сорау максаты белән, Мөнир урманчы Шакирҗан абзыйның авыш (баганасы черегән) капкасын ачып керде. Иң беренче булып, аның күзе урманчының чиста ишегалдына, аннан лапас каршына тигез итеп өелгән утын әрдәнәләренә төште. Энәң төшсә дә табып булырлык итеп себерелгән капка төбе, ишегалды кунак каршы алырга әзерләнгән кебек ялт итеп тора. Өй ишеген инде ничек ачып керергә дип, шүрләп торганда, бәхетенкә каршы лапастан Шакирҗан абзый үзе үк килеп чыкты. Аның белән исәнләшкәннән соң, Мөнир үзенең ни сәбәпле килгәнен әйтергә батырчылык итте. Урманчы аның гозеренә каршы: "Һм-м-м!" - дип куйды. Аннан, ипләп кенә, ишегалдына карап торган өй тәрәзәсе каршындагы эскәмиягә утырып, тәмәке янчыгын кесәсеннән чыгарып, тәмәке төрде. Аны тартып бетергәннән соң: "Бүген каз өмәсе ясарга җыенган идек. Хәйбуллага төшсәм, казларны чалып бирер иде дип уйлап тора идем әле. Үзең чалып бирсәң, эшебез тизрәк бетеп, урманга барып кайтыр идек. Хәйбулла дус белән очрашсак, тиз генә аерылышып та булмас", - диде. Шакирҗан абзыйның бу сүзе Мөнирне ток суккандай итте. Аның үз хуҗалыгында каз түгел, тавык та чалганы юк бит. Тавыкларын күршеләре чалып бирә. Әгәр дә Шакирҗан абзый Хәйбулла абзыйга китсә, Мөниргә аннан рөхсәт алу "түтү" булачак. Бу фикер аның башыннан мизгел эчендә яшьнәп үтеп китте. Мөниргә ризалык бирүдән башка чара юк иде. "Ярый, Шакирҗан абзый, эшләрбез", - диде ул.

Урманчы алдан ук кайрап әзерләп куйган сугым пәкесен өеннән алып чыгып, Мөнирнең кулына тоттырды һәм бакча ягына уздылар. Бакчадагы каз көтүен күргәч, Мөнирнең тез буыннары тагын да ныграк калтырый башлады. Йә, Алла! Ничек башкарып чыгар ул бер дә кулы тимәгән бу хезмәтне?! Хатын-кызлар ак мунчада көтеп утырган булганнар икән. Бер аккошны тотып, аякларын бәйләп, кулына тоттырдылар. "Бисмилләһи, Аллаһы әкбәр!" - дип, сугым пәкесе белән казның муенына батырып сызып җибәрде ул. Шакирҗан абзыйның пәкесе үткен, бер кызып киткәч, ни чарадан бичара башкарган бу хезмәтнең очына чыкты Мөнир.

Эш беткәч, Шакирҗан абзый атын җигеп, урманга киттеләр.

Шактый көннәр узгач, Шакирҗан абзыйның хатыны Мөнирне күреп: "Кулың бик йомшак икән, Мөнир, казларыбыз җиңел йолкындылар. Күршеләрнең дә казларын син чаласыңдыр инде, әйеме?" - диде.

Мансур ХӘСӘНОВ, Татар Толлысы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев