Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ташламалы рецептлар буенча дару препаратлары бирелү дәүләт тарафыннан гарантияләнә

Социаль ярдәм күрсәтү, шул исәптән ташламалы рецептлар буенча дару препаратлары бирелү дәүләт тарафыннан гарантияләнә. Мондый ярдәмне сайлаганда ялгышмау бик мөһим. Авыруның, хәле әлләни борчылу тудырмаган, хроник чирләре "азынмаган" очракта, акчага кызыгып, ташламалы дарулар алу мөмкинлеген акчалата түләүгә алыштыруы гаҗәп түгел. Хәле авыраеп, чир озакка сузыла, озаклап дәвалауны һәм бик күп...

Социаль ярдәм күрсәтү, шул исәптән ташламалы рецептлар буенча дару препаратлары бирелү дәүләт тарафыннан гарантияләнә. Мондый ярдәмне сайлаганда ялгышмау бик мөһим.

Авыруның, хәле әлләни борчылу тудырмаган, хроник чирләре "азынмаган" очракта, акчага кызыгып, ташламалы дарулар алу мөмкинлеген акчалата түләүгә алыштыруы гаҗәп түгел. Хәле авыраеп, чир озакка сузыла, озаклап дәвалауны һәм бик күп дарулар таләп итә икән, акчалата компенсациясенең җитмәве ачыклана. Мондый чыгымнарны гаилә бюджеты күтәрә алмаска мөмкин. Ә бит дару препаратларын җитештерүнең үзкыйммәте 16 процентка үсүен дә исәпкә алырга кирәк.

Акчалата компенсацияне сайлаучылар арасында еш кына, үзләренең ялгышын аңлап, үкенүчеләр очрый. Исегездә тотыгыз: социаль хезмәтләр алуга хокукны Пенсия фондына гариза биргәннән соң гына кайтарып була. 2017 елда бушлай дарулар алу өчен социаль хезмәтләр җыелмасын яңарту өчен гаризаны инде быел 1октябрьгә кадәр тапшырырга кирәк. Шул көннән соң бер ел дәвамында берни үзгәртеп булмаячак.

Исегездә тотыгыз: сезнең сайлауга үз сәламәтлегегез генә түгел, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның саулыгы һәм тынычлыгы да бәйле. Карар кабул итү алдыннан дәвалаучы табиб белән киңәшергә дә онытмагыз.

Быел бушлай дару алучыларга Пенсия фондына гариза бирү кирәкми.

Елена ИСАЕВА, үзәк район дәваханәсенең методик бүлек мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев