Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәфкатьлелек бизи кешене

Һәр авылның - үз гореф-гадәтләре, үз тарихы, өзгәләнгән җаннарны тынычландыра торган мәчете, тән авырткан чакта сихәтләнү өмет итеп бара торган фельдшер- акушерлык пунктлары бар. Бу урында кешенең тән төзелешен генә түгел, эчке дөньясын да тирәннән аңлаган, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында эчкерсез ярдәм кулы сузарга әзер торган кешеләр генә эшләргә тиештер....

Һәр авылның - үз гореф-гадәтләре, үз тарихы, өзгәләнгән җаннарны тынычландыра торган мәчете, тән авырткан чакта сихәтләнү өмет итеп бара торган фельдшер- акушерлык пунктлары бар.
Бу урында кешенең тән төзелешен генә түгел, эчке дөньясын да тирәннән аңлаган, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында эчкерсез ярдәм кулы сузарга әзер торган кешеләр генә эшләргә тиештер. Безнең Балыклы авылы халкы бу яктан районда иң бәхетлеләрнең берседер, минемчә.
Күкрәгенә Кызыл Йолдыз ордены тагып фронттан кайткан авылдашыбыз Мөхтәрәмә апа Шәфигуллина эшли башлаган көннән алып, медпункт бүгенгәчә авылның иң кайнар ноктасы булып кала бирә. Мөхтәрәмә апа сугыштан соңгы иң авыр елларда фронтовик тәвәккәллеге белән халык сәламәтлеге өчен көрәш башлый: ул вакытта котырган туберкулез, йогышлы сары авырулары, рахит кебек чирләрне җиңеп чыгу өчен күп көч куя. Мөхтәрәмә апаны кайда гына очратмаган авыл кешесе: мәктәптә дә, кибеттә дә, фермада да, инеш- чишмәләр буенда да. Һәр адымы белән сәламәт яшәү үрнәген аңлатып, күрсәтеп йөргән ул. Авылыбызның мөхтәрәм заты Мөхтәрәмә апа туган авылы халкына, лаеклы ялга чыкканчы, 22 ел буе хезмәт иткән.
Тәҗрибәле фельдшерыбызны1977 елда яңа гына укып кайткан 19 яшьлек Зөләйха алыштырган. Авыл кешесенең сынаулы карашы астында сабыр гына эшләп киткән бу кыз көзге яңгыр астында, кышкы бураннарда, караңгы төннәрдә авыруларга ярдәм итәргә ашыккан. Кешенең хәленә кереп, кирәк чакта акыллы киңәшен биргән, кирәк урында кисәтү ясаган. Әле кайчан гына үзе прививкалар ясаган сабыйларның, үсеп җитеп, гаилә коруларын, үзләре әти-әни булып, балаларына прививка ясатырга дип медпункт бусагасын атлап керүләрен күзәткән, 36 ел буена авыл кешесенең сәламәтлеге сагында торып,чәчләренә чал кергән Зөләйха ханым Хәбибрахманова инде лаеклы ялда. Зөләйха апаның тыныч карашына, йомшак сүзенә, каударланмый гына дәвалавына күнеккән авыл халкы борчылып яңа фельдшерны көтте. Зөләйха кебек белемле, үз эшен яратып башкаручы булса ярый ла... Кызганыч, аннан соң эшли башлаган авылдашыбыз Резидә Хәбибуллина авыл халкын озак шатландыра алмады, көчле авыру нәтиҗәсендә якты дөньядан китеп барды.
Бүгенге көндә авылыбыз фельдшеры Эльвира Хәсәнованы мөхтәрәм фельдшерларның эшен дәвам итүче дип әйтергә була. Бу ханымны кояш нурларына тиңлисе килә. Кояш җылысына барлык җан ияләре тартылгандай, авылыбызның олысы-кечесе аңа тартыла. Үз һөнәренең остасы, яхшылык, шәфкатьлелек кебек сыйфатларны үзенә туплаган сабыр холыклы тырыш Эльвирабыз авыл халкы өчен тиңдәшсез хәзинә кебек. Һәр авыруны үз итеп кабул итеп, киң белеме, шифалы куллары,төпле киңәшләре белән генә түгел, җылы күз карашы белән дә дәвалый ул. Йокысыз төннәр дә, суынган ашлар да, кунакка барылмыйча калган чаклар да күп аның тормышында. Көндәлек мәшәкатьләрне читкә куеп, төн дими, бәйрәм-ял дими, ярдәмгә ашыга ул. Сабырлык алиһәсенә тиң фельдшерыбыз гаиләсендә дә уңган килен, балалары өчен өзелеп торучы әни, ире Ринатның бәхет канаты.
Без, авыл халкы, барлык фельдшерларыбызга бик рәхмәтлебез. Мәрхүмә Мөхтәрәмә һәм Резидә апаларның урыны җәннәт түрләрендә булсын иде.
Хөрмәтле Зөләйха Миннәхәт кызына нык сәламәтлек, тыныч-тигез тормыш, шатлыклы көннәр телибез.Үзең үстергән оныкларыңның балаларын сөеп, сөенеп яшәргә язсын сиңа, Зөләйха апа!
Хөрмәтле Эльвира! Без, авыл халкы, сиңа кешеләргә карата шундый яхшы карашта, йомшак мөгамәләдә була алганың өчен бик рәхмәтлебез.Синең бүгенге һәм киләчәк көннәрең бәхетле, бәхетең гомерлек булсын! Төпле белемең, кешеләрдә ышаныч уятучы көчең, ягымлы йөзең белән безгә һәрчак кирәк син. Бәхетле бул, Эльвира!
Бәйрәм белән сезне, халык сәламәтлеге сагында торучы хөрмәтлеләребез!

Земфира Галиева, Балыклы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев