Салют сиңа, Муса Җәлил
Кечкенәдән бишек җырларын тыңлап үскәнгәме, әллә инде әкиятләре күңелемә якын бугангамы, Муса Җәлил туган көнен түземсезләнеп көтеп алам. Быел да яраткан шагыйребезнең тууына 110 ел тулу уңаеннан гимназиядә бик күп чаралар узды. "Муса Җәлил атналыгы"нда һәрберебез шагыйрь иҗатына багышланган рәсем һәм кул эшләре конкурсында бик актив катнаштык. Ә шушы эшләргә...
Кечкенәдән бишек җырларын тыңлап үскәнгәме, әллә инде әкиятләре күңелемә якын бугангамы, Муса Җәлил туган көнен түземсезләнеп көтеп алам. Быел да яраткан шагыйребезнең тууына 110 ел тулу уңаеннан гимназиядә бик күп чаралар узды. "Муса Җәлил атналыгы"нда һәрберебез шагыйрь иҗатына багышланган рәсем һәм кул эшләре конкурсында бик актив катнаштык. Ә шушы эшләргә нәтиҗә ясау өчен без зур кичәгә җыелдык. Анда беребездән-беребез уздырып, Муса абыйның шигырьләрен сөйләдек. "Карак песи", "Кызыл ромашка", "Куркак куян", "Бишек җыры" әсәрләрен сәхнәләштерү күңелләргә аеруча хуш килде. Кичәбез Муса Җәлилнең "Салют сиңа, Муса Җәлил" дигән җыры белән тәмамланды.
Дамир МИННЕБАЕВ, Кукмара гимназиясенең 3б сыйныфы укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев