Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәхмәт сезгә, әниләр!

"Әни" диеп язып куйдым Яна яуган ак карга. Таптамагыз, hич ярамый, "Әни" сузен таптарга. ЗәкияТуфайлова. Әни... Һәр кешенең тормышында ул иң якын, иң ягымлы һәм иң кадерле кеше. Һәр бала үз әнисен бик каты яратырга тиеш. Нәрсәдер өчен түгел, әболай гына, ул аның Әнисе булган өчен. Әни йөрәге, бернәрсәгә карамастан,...

"Әни" диеп язып куйдым

Яна яуган ак карга.

Таптамагыз, hич ярамый,

"Әни" сузен таптарга.

ЗәкияТуфайлова.

Әни... Һәр кешенең тормышында ул иң якын, иң ягымлы һәм иң кадерле кеше. Һәр бала үз әнисен бик каты яратырга тиеш. Нәрсәдер өчен түгел, әболай гына, ул аның Әнисе булган өчен.

Әни йөрәге, бернәрсәгә карамастан, үз баласын ярата. Анын баласына карата яратуы бернинди дә киртә белми, чөнки беренче тапкыр баласын кулына тоткан вакыттан, ул аны яратып, аның турында кайгырып яши башлый.

Кайвакыт без әнинең иртә белэн беренче торганын, ә кич иң ахыргы ятканын да сизми калабыз. Кайвакыт өстәлдә гел тәмле ризык торганына да игътибар итмибез; гел юылып, үтүкләнеп куелган кием-салымга кәз салмыйбыз. Ә уйлап карасаң, шак катасың... Барысын да Әни эшли ич, кай арада җитешә?!

Әни, Әнием, Әнкәм... Син иңматур, иңназлы сүзләргә лаек. Сиңа карата яратуымныбернинди сүзләрбелэнәйтепбетерепбулмый. Кеше гомерендәӘни сүзенничәкабатәйтәикән кешеләр?Ничәтапкыр без Әнидән ярдәм сорыйбыз һәм үскән саен үзебезгә карата күпме мәрхәмәтле сүзләр көтәбез.

Бала үскән саен, Әниләрнеңбала яратуын, игътибарын ешрак сизәселәре килә. Әмма, без яратуга, назлылыкка ияләнәбез һәм шул хисләрне, кайвакыт, кабат кайтармыйбыз. Еш кына кайбер балалар әниләренә шартлар куялар. Мәсәлән, "Син миңа яна телефон алсаң, мин рус теленнән бишле алырга тырышам",-дип әйтә алабыз. Бу дөрес тугел! Бу азгынлык, чөнки без әниләргә шул бишле алу мөмкинлеге булган өчен инде рәхмәтле булырга тиеш!"Рәхмәт, Әни, миңа тормыш биргэн очен!"- дип көн туган саен рәхмәтле булырга тиеш, чөнки туганнан бирле ул безне саклый, устерә, яхшылык эшли, узен корбан итә.

Мин әнине иң якын кеше итеп кабул итэә. Аның белән мин борчуларым белән бүлешәм, ана көн ничек үткәне турында сөйлим. Рухи яктан авыр булса, әни янына барам. Ә ул гел киңәш бирә, тынычландыра, өмет буләк итә, ә инде берәр начарлык эшләсәм дә, ул мине гафу итә.

Без Әниләрнең йөрәген кадерләп, бриллианттан да кыйммәтлерәк иттереп сакларга, анын җыерчыкларын тигезләргә тырышырга, аның йөзенэ кызыллык китермичә яшәргә тиешбез.

Мин әнинебикныкяратам! Аныберкеше дәалыштыраалмый. Ул иңякынкешебулды, бар һәм булачак. Миңа ничәяшьбулса да, ундүртме яки алтмышмы, мин аныняратуында, кузләрендә, елмаюында, тавышындакирәксенәчәкмен.

Без үскәндә күпме борчылулар

Күргән әнкәй гомер эчендә;

Онытмабыз, әнкәй, мәңге сине,

Рәхмәт яусын барысы өчен дә.

Аларбезнең иңкадерлекешеләребез!Ходайаларга бәхет, шатлык, озынгомербирсен. Беркайчан да кайгысизмәсеннәралар!РӘХМӘТ СЕЗГӘ, ӘНИЛӘР!

Вәсилә Шафикова, Кукмара 3нче урта мәктәбенең 9б сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев